Сүздә тормау – гөнаһмы?

Әйткән сүз – аткан ук, дигән борынгыларыбыз. Алар сүзнең көченә нык ышанган, вәгъдәне бозудан курыккан. Хәзер сүзнең кадере кимеде. Кайберәүләр белән фәлән сәгатьтә фәлән кешегә барыйк әле, яисә театрда күрешербез, дип килешәсең. Килми дә, шалтыратып та әйтми. Сүздә тормау – гөнаһмы? Сорауга Казандагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җавап эзләдек.

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Беренчедән, кешенең һәрбер әйткән сүзенә хисап бар. Кешенең әйткән сүзе йә гөнаһ, йә савап, йә буш сүз булып язылып бара. Чынлап та, һәрбер сүз аткан ук кебек каядыр барып төшә. Барыбер аның бер нәтиҗәсе була. Сүзне гел чамалап сөйләргә кирәк. Пәйгамбәребез сөйләнгән сүзләр турында күп әйткән. Коръәни Кәримдә шундый сүзләр бар: әгәр кеше Аллаһны зекер итмәсә, начарлыктан тыймаса, изгелеккә чакырмаса, аның сөйләшүеннән файда юк. Шуңа күрә ислам динендә буш сүз сөйләү дә – гөнаһка кертә торган нәрсә. Ислам динендә «ант», «ант итү» дигән төшенчә бар. Кеше Аллаһ белән генә ант итәргә мөмкин. Ул, әйтик, ипи, әнисе, кабере белән ант итә алмый. Шуңа күрә «Аллаһ белән ант итәм» дип яки «билләһи», «валлаһи» дип әйтергә кирәк. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча кеше «валлаһи» димәсә дә, аның ышандырган, килешенгән сүзе ант булып санала. Ант – шул ук вәгъдә дигән сүз. Мәсәлән, кеше, шул урынга барам, дип белдерә икән, валлаһи дип әйтмәсә дә, бу инде аның авызыннан вәгъдә кебек яңгырый. Шуңа күрә кеше сүзендә тормый икән, антын бозган кебек санала.

:: Кайбер бәйләнчек, аптыраткыч кешеләрдән котылыр өчен генә, ярый, ярый, дип килешкәндәй буласың.

– Бу очрак та – антны бозу. Сүз белән уйнарга кирәкми. Антны үткән, хәзерге һәм киләчәк заманны күздә тотып бирергә мөмкин. «Иртәгә шунда барырмын», – дисәң, киләчәк заман күздә тотыла. «Мин хәзер шунда барам», – дип әйтәсең икән, бу – хәзерге заман белән ант итү. Әйтик, мин шушы эшне эшләдем, дип әйтү үткән заман белән ант итү була. Әгәр кеше нәрсәнедер эшләдем дип тә эшләмәгән булса, бу хәл исламда гамус, ягъни ялган ант дип бәяләнә. Моны фәкать тәүбә белән генә төзәтергә мөмкин. Аллаһы Тәгаләгә ширек китерү, әти-әнине тыңламау, кеше үтерү һәм ялган ант бирү иң зур гөнаһларга керә, дигән пәйгамбәребез. Хәзерге заман анты да үткәнгә карый. Чөнки эшлим дип әйтәсең, үзең эшләргә дә җыенмыйсың. Ярар, ярар, эшләрмен, дип әйтү – киләчәк заман анты. Уйнап әйттеңме, бәйләнчектән котылыр өчен әйттеңме – болар бөтенесе дә – ант, вәгъдә.

:: Гарәпләр, төрекләр «иншалла, килермен» дип әйтә икән, ул килми инде, диләр.

– Кеше «иншалла» дип әйтә икән, Аллаһы Тәгалә каршында аның гөнаһы, җаваплылыгы булмаячак. Әгәр ул «Алла боерса» дип әйтмәсә, әйткән сүзе зур гөнаһлар рәтенә керә. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә өч төркем кеше белән сөйләшмәячәк, аларны чистартмаячак, җәза бирәчәк, дигән сүз бар. Болар – тәкәббер кеше, булган әйбергә риза булмаучы һәм ялган антлар бирүче. Ибне Гомәр: «Кем дә булса Алла исеме белән ялган ант бирә икән, бу кеше кяферлеккә чыга», – ди. Кабатлап әйтәм, киләчәк заман җәһәтеннән сүз барганда «иншалла» сүзен куллансаң, антны бозу булмый. Билгеле, башка эшләр килеп чыкмаса килермен, дип әйтсәң, шартың үтәлсә, вәгъдә бозылмый. Әйтик, башка берәр җиргә чакырмасалар, килермен, дип әйттең, ди. Килмисең, димәк, башка җиргә чакырганнар. Чакырмаганнар икән, ялганчы булып каласың. Вәгъдәңне үтәмәдең икән, ун кешене ашатырга, андый акчаң юк икән, өч көн ураза тотарга кирәк. Үтәлмәгән вәгъдә өчен менә шушылай кафәрәт кыласың, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйсың.

:: Әгәр сүзеңдә тормасыңны белә торып, «иншалла» яки «Алла боерса» сүзен әйтсәң?

– Мондый очракта Аллаһы Тәгалә ниятеңә караячак, ниятеңә күрә җәза бирәчәк. Чынлап та, гарәпләрдә «иншалла» дип әйтеп, сүздә тормау гадәте киң таралган. Димәк, ниятенә күрә җәзасы да булачак. Шуңа күрә ислам динендә кешенең һәрбер әйткән сүзе чынбарлыкта ант булып тора. Шуңа күрә динебездә ялган – бик зур гөнаһ. Ант кешене тәмугка кертә торган гөнаһ булып санала. Пәйгамбәребез: «Мөселман кеше саран, куркак булырга мөмкин, әмма ялганчы булмас», – дигән. Әгәр әйткән сүзеңдә тормыйсың яки үткән заманда ялганлыйсың, эшләмәгәнне эшләдем дип әйтәсең икән, димәк, ялганчы булып чыгасың. Ягъни Алла белән ант итеп, Ул белеп-күреп тора дип, Алланы үзеңә шаһит итеп чакырасың. Алла белән уйнау, Аны шаһит итеп чакыру – зур гөнаһ. Шуңа күрә, андый кешеләрнең урыны – тәмугта, ди Аллаһы Тәгалә.

:: Нинди очракларда ялганларга ярый соң?

– Өч очракта ялганларга мөмкин. Беренчесе, әйтик, хатыныңа, син – дөньядагы иң ягымлы, иң матур зат яки синнән дә тәмлерәк пешерүче юк, дип комплимент әйтә аласың. Бу – рөхсәт ителгән ялган. Янә ике кешене дуслаштыру, татулаштыру өчен ялганларга була. Әйтик, беренчесенә дә, икенчесенә дә, теге кеше синең хакта яхшы сүз сөйләде, дип әйтергә ярый. Өченче очрак – дошманнарга ялганларга ярый. Сине әсир иткәннәр яки газаплыйлар икән, ялганларга рөхсәт ителә. Мондый очракта инде җинаять булып саналмый, җәзасы булмаячак. Мондый очракта да тәүрия куллану хәерле. Ягъни сүзне яшереп, күчерелмә мәгънәдә әйтү мөмкинлеге. Мәсәлән, Ибраһим пәйгамбәр тәүрия куллана. Ул мәҗүсиләрнең гыйбадәтханәсендә сыннарны балта белән ватып бетерә дә, бер зур сынны калдыра. Халыкка, башкаларны шушы зурысы ватты, ди. Галимнәр әйтүенчә, моны ул бармагы белән ишарәләп әйтә, ягъни үз бармагын күздә тота. Чак кына хәйләгә бару була инде бу. Әйтик, башкалар, йортыңны нидән салдың, дип сораганда, балчыктан салдым, дип әйтсәң, ялган юк. Кирпечтән салсаң да, ул балчыктан ясалган ич. Кяферләр янында шушы рәвешле тәүрия кулланырга мөмкин. Мөселманнарга турысын әйтергә кирәк. Калган очракларда әйткән сүзеңдә торырга кирәк, алар бөтенесе ант булып санала.

:: Әгәр кыз укырга яки армиягә китүче егетенә, бер ел көтәрмен, дип әйтеп тә, башка белән йөри башласа?

– Көтәрмен, дип вәгъдә биргән булса, бер ел көтәргә тиеш. Көтмәсә, антын бозган була, зур гөнаһ ала (моны нәзер дип тә әйтергә була. Нәзер дә – шартка бәйле ант ич). Бу хәл аңа берәр хәсрәт китерергә мөмкин. Вәгъдә бирмәгән булса, бернинди җаваплылык та юк. Араны өзәргә тели икән, теләсә кайчан өзсен. Тик башта хат ашамы, шылтыратыпмы сүзен кистереп әйтсен. Аннан бүтән егет белән йөри ала. Вәгъдәләшкән егет яки кыз туй алдыннан юкка чыга икән, бу – бик әйбәт. Чөнки әле никах булмаган. Никах укыганнан соң да, аерылырга мөмкин. Чөнки әле зөфаф кичәсе булмаган. Шикләнәсең икән, бер-береңне гаепләп, этле-мәчеле яшәгәнче, өйләнешергә кирәкми. Бу – иң хәерлесе.

:: Җитәкчеләр дә кайчак алдый. Фәлән эшне өч көндә башкарсагыз, фәлән хәтле премия, ди. Әмма яртысын да түләми.

– Мондый кеше икеләтә гөнаһ кыла. Беренчесе – вәгъдәсендә тормау. Икенчесе – эшләгән кешенең хезмәтен тиешенчә бәяләмәү. Бу шулай ук гөнаһка керә. Мондый кеше залим булып санала. Әлеге очракта алып калган малы хәрәм була. Залимлыкны Аллаһы Тәгалә гафу итми. Моның җәзасы икеләтә каты булачак.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү