Пенсия ник аз?

Ирем – 8 700 сум, үзем 9 500 сум пенсия алам. Икебезнең дә эш стажы 30 елдан күбрәк, авыл хуҗалыгында эшләгән идек. Пенсияләр арта диләр, ник безнекендә үзгәреш сизелми соң?
Минбәян һәм Минсалих Хөснургатиннар.

Аксубай районы, Иске Кыязлы авылы
Альбина Никандрова, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе:
– Бу – аерым тикшертә торган шәхси сорау. Пенсия фонды белгечләре, пенсия билгеләр алдыннан булачак пенсионерның эшләгән чорларыннан иң күп акча түләнгән елларны сайлый. Ул исәпләү документлар буенча башкарыла. Кешенең пенсия күләме хезмәт стажына һәм иминият кертемнәренә карап арта. Эшләгән елларда кертем аз күчерелсә, кызганыч, пенсия дә шуның буенча билгеләнә.


Фикер өстәү