Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында “Роспотребнадзор” киңәшләрен үтиячәк

Россиянең Баш санитар табибы Анна Попова сайлау комиссияләренә Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүне әзерләү һәм үткәрүдә коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булдырмый буенча киңәшләрне раслаган. Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова соңгы киңәшмәдә санитар табибларның киңәшләрен үтәүне аерым игътибар үзәгенә алуны сораган.
– Катлаулы эпидемиологик вазгыять хөкем сөргән бер мәлдә, безнең бурыч – тавыш бирүне кешеләрнең сәламәтлегенә мөмкин кадәр зыян китермәслек итеп үткәрү, – дигән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Биредә бер нәрсәгә дә вак-төяк дип кенә карарга ярамый. Без бүлмәләрне дезинфекцияләүдән алып, сайлаучылар кулланачак каләмнәрне махсус эремә белән эшкәртүгә кадәр, барысын да күздә тотарга тиеш. Татарстан тавыш бирүне “Роспотребнадзор”ның барлык киңәшләрен истә тоткан хәлдә оештырырга һәм үткәрергә әзерләнә.
Рекомендацияләр буенча барлык тавыш бирү участокларын битлекләр, пирчәткә, дезинфекцияләү чаралары һәм антисептиклар белән тәэмин итү планлаштырыла. Ишектән керүгә, барлык сайлаучыларның тән температурасы үлчәнәчәк. “Роспотребнадзор” киңәшләре буенча тавыш бирү бүлмәләрен даими җилләтү һәм дезинфекцияләү күздә тотыла.
Шулай ук сайлау комиссияләре хезмәткәрләре өчен дә рекомендацияләр бар. Һәркайсының тән температурасын үлчәү һәм махсус саклану чаралары (битлекләр, пирчәткә, саклагыч экраннар) белән тәэмин итү каралган. Ә инде тавыш бирү өчен өйләренә чакырган кешеләр янына баручы бригадаларны, болардан тыш, саклагыч халатлар белән тәэмин итү һәм автомобиль салонын даими дезинфекцияләү киңәш ителә.


Фикер өстәү