Карактан – кала, уттан – юк: янгын газ плитәсеннән генә түгел, суыткычтан да чыгарга мөмкин

Статистикага күз салсак, Россиядә һәр 4-5 минут саен янгын чыгып тора. Сәгать саен уттакеше һәлак була һәм 20гә якын кеше пешә һәм җәрәхәтләнә.  Ел саен ил буенча утта 12 меңнән артык кеше янып үлә.

Янгынны булдырмый калу өчен нишләргә соң?

Балаларыгызны ут белән уйнамаска өйрәтегез;

Сабыйларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Берәр хәл булса, алар аннан чыга алмаска да мөмкин.

Янгын чыкса, бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» номерына шалтыратукирәклеге хакында һәркем белеп торырга тиеш.

Төзек булмаган электр үткәргече белән кулланганда аеруча сак булыгыз;

Урын өстендә тәмәке тартмагыз;

Искергән  сүндергечләрдән, розеткалардан, патроннардан файдаланмагыз;

  Кабызылган  һәм караучысыз калдырылган электр җылыту приборлары  (электр плитәләре, су җылыткычлар, каминнар, үтүкләр, җылыткычлар һ.б.лар) розеткадан алынырга тиеш. Суыткыч тоташтырылган розетканы ел саен тикшереп торсаң да, комачау итми.

 Озак вакытка өйдән чыгып киткәндә бөтен электр җылыту  һәм яктырту приборларын тикшереп, аларның  уттан өзелгәнлегенә ышанырга кирәк.

    Өйдәге газ җиһазлары төзек хәлдә булырга тиеш.

Беркайчанда газ плитәсен урыннан кузгатмагыз. Шланг ычкынып китеп, шартлау булырга мөмкин.

Газ плитәсе өстендә кер киптермәгез, ут кабып, янгын чыгару ихтималы бар.

 Газ исе чыкканда өйдәге электр приборларыннан файдалану, аларны кабызу тыела. Газ приборларын сүндерегез, краннарны ябыгыз, бинаны җилләтегез.Ис бетмәсә, “104” телефон номерына хәбәр итегез.

Янгын чыккан очракта ашыгыч төстә бу хакта “101 телефоны яки “112” номерына шалтыратыгыз.

– Иң элек, янган җирдән чыгу ягын карагыз.

– Янгын вакытында төтен ялкыннан күпкә куркынычрак. Күп кеше  уттан түгел, ә тончыгып үлә. Шуңа күрә тончыкмас өчен юеш  кулъяулык яки юеш чүпрәк аша суларга кирәк.

– Янгынны үз белдегегез белән генә сүндереп булмый, ярдәмгә кешеләр чакырып, сүндерүчеләрне каршы алырга кирәк.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү