Коронавирус аерылышкан парларны кире кавыштырган

Чаллыда яшәүче, гыйнвар аенда аерылышкан Алинә һәм Тимур Сәгыйтовларны дүрт айдан коронавирус кире кавыштыра. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Сәгыйтовлар бергә сигез ел яшәгән.

Аерылышкан вакытта ир бер баланы үзенә дә алмакчы була. Әмма Алинә улын бирми, кечкенәсен дә үзе тәрбияли. Тимур гаиләсен ташламый, балаларына акча китереп тора.
Шәһәрдә пандемия аркасында үзчикләү режимы кертелгәч, әти кеше сабыйлары белән очраша алмый башлый. Вирус эләгер дип хатын каршы килә. Алар телефон аша аралаша. Тимур көндә аларга ашарларына китерә. Өйгә керми, ишек артына куя.
Көннәрдән беркөнне олы улының тән температурасы күтәрелә. Алинә шундук элеккеге иренең телефон номерын җыя. “Балага коронавирус эләкте ахры”, – ди. Ир исә, тиз арада килеп җитә. Шул төндә Алинә Тимурдан башка якын кешесе югын аңлый. Балага “үлекле ангина” диагнозы куеп аны хастаханәгә салалар. Улы янына Тимур барып йөри. Алинә кече баласы белән өйдә утыра. Ир кичен хатыны янына кайтып йөри башлый. Аралар якыная. Хастаханәдән савыгып чыккан улларын әтисе белән әнисе елмаеп, шарлар белән каршы ала. Менә шулай итеп, гаилә яңадан кушыла.

http://chelny-izvest.ru/

 


Фикер өстәү