Ир белән хатын бер-берләренең карталары белән товар сатып алырга ярамый

Кибетләрдә товар өчен банк картасын терминалга тидереп кенә түләү мөмкинлеге акча янчыкларын модадан ук чыгара башлады хәтта. Әйе, акча санамыйча гына әйбер сатып алу бик тә уңайлы. Тик менә бу уңайлылыкның кайвакыт төрле хәлләргә китерү ихтималы гына… Ачы тормыш тәҗрибәсе, банк картасына ышанып, харап булырга да мөмкин икәнлекне күрсәтә. Әйтик, ирегезнең банк картасын алып, ахирәтләрегез белән кибеткә юл тоттыгыз, ди. Беренче карашка, моның берние дә юк кебек. Әмма кибеттә ирегезнең картасы белән түләгәндә, сез банк законнары буенча чит кешенең картасы белән түлисез булып чыга. Ә инде, кассир сезнең кулыгыздагы банк картасында ир-ат фамилиясен күреп ала һәм карта белән түләттерми икән, ул хаклы! Карышып маташсагыз, полиция хезмәткәрләре белән аралашырга гына кала. Сүз уңаеннан, мондый хәлләрнең Казанда да булгалаганын әйтеп үтү артык булмас.
Моннан тыш банк кагыйдәләре картаның ПИН-кодын кемгәдер (шул исәптән туганнарга да) бирүне тыя. Юкса кредит оешмасы счетыгыздагы акча язмышы өчен җавап бирмәячәк. Шуңа күрә кибеткә кемнеңдер (хәтта иң якыныгызның) картасы белән баруның күңелсезлекләр белән һәм хәтта полиция бүлегендә тәмамлану ихтималын белеп торырга кирәк.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү