Әгерҗегә яңа башлык билгеләнде

Әгерҗе районы советының чираттан тыш утырышында район башлыгы Валерий Макаровның отставкага китүе турында мәсьәлә каралды. Моңа кадәр Татарстан Хисап палатасында эшләгән Азат Вәлиев район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Әгерҗе районы советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашкан. Ул Валерий Макаровның районга сигез ел чамасы җитәкчелек итүен һәм шушы еллар эчендә Әгерҗене социаль-икътисади яктан үстерү, халыкның тормышын яхшырту буенча күп кенә мәсьәләләрнең хәл ителүен билгеләп үткән.  Аның әйтүенчә, соңгы елларда районда федераль һәм рес­публика инвестиция программалары кысаларында зур эшләр башкарылган. Әйтик, Шаршады  авылында балалар бакчасы-башлангыч мәктәп, Әгерҗе шәһәрендә «Яшьлек» скверы, Мәдәният йорты  һ.б.лар төзелгән.  Премьер-министр Валерий Макаровка Татарстан Президенты Указы нигезендә «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырган.

 


Фикер өстәү