Айрат Фәррахов: «Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары тик алга!»

Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Рөстәм Миңнехановны күп еллардан бирле беләм. Ул вакытларда мин гади табиб идем әле. Инде шул вакытта ук мин аның дистә еллар алдан күрә белүче җитәкче икәнлеген аңладым. Икенчедән, Рөстәм Нургалиевич – лидер шәхес. Өченчедән, халыкның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен барысын да эшләргә әзер булуы белән хөрмәт казанган кеше. Аңарда җитәкчегә хас өч төп сыйфат та – кешелеклелек, булдыклылык сәләте һәм лидерлык бар. Болар – якын киләчәктә республикабызда даимилек булсын, икътисад үссен һәм халыкның яшәү шартлары яхшырсын өчен Татарстан лидерына кирәкле иң төп сыйфатлар. Дөрес, аның турында күп сөйләргә булыр иде. Шушы еллар эчендә ул үзенең Россиядәге иң көчле җитәкчеләрнең берсе икәнлеген раслады. Аңа Россия Президенты Владимир Путин ягыннан да ышаныч зур. Шуңа күрә, Рөстәм Нургалиевич командасы әгъзасы буларак, ул, һичшиксез, алга барырга тиеш, дип уйлыйм.

Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның сөйләшүеннән соң мин үземнең социаль челтәрләрдә Татарстан Президенты турында: «Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары тик алга!» – дип язып куйдым. Әлеге сүзләр бүген дә бик актуаль!

 

 


Айрат Фәррахов: «Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары тик алга!»” язмасына фикерләр

  1. Мин категорически против!нерсеге дип Мусоросжигательны завод тозисез,кеше утереп!

Җавап Отменить ответ