Алексей Песошин Химиклар көне белән котлады

31 май – Химик көне. Бу  уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен котлады.

«Татарстан данлыклы фәнни традицияләргә, илнең икътисади үсешен һәм финанс тотрык­лылыгын тәэмин итәрдәй бик зур сәнәгать мөмкинлекләренә ия, – диелә котлауда. – Рес­публикада фармацевтика, химия, нефть химиясе предприятиеләренең байтагы Европа һәм Россия Федерациясендә иң зур предприятиеләр буларак, көндәшлеккә сәләтле продукциянең яңадан-яңа төрләре белән базарга чыга. Бу – көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт нәтиҗәсе. Үз тормышын химия тармагы белән бәйләүчеләрнең һәркайсына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».


Фикер өстәү