«Үләәм, печән чабар вакыт җитте дәмени?!»

Авылларда бу көннәрдә ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелгәли башлады. Дөрес, әле ара-тирә генә. Иң тынгысыз, өлгер хуҗалар гына, бер эш булса да кими торсын дигәндәй, әле печәннең калынлыгы үзләре теләгән күләмдә булмаса да, беренче катын чабарга кереште (кемнәрдер малларына көндәлек чабып ашата). Чалгы тавышын ишеткән һәрберебез диярлек: «Үләәм, печән чабар вакыт җитте дәмени?!» – дип гаҗәпләнәбез. 

Анысы ел да шулай дибез инде. Әмма быел, ел фасыллары бер-берсеннән әллә ни аерылмыйча, чын мәгънәсендә вакыт төшенчәсен шактый бутады шул: чын кыш җиткәнен көтә-көтә, кыш үтеп беткәнен, чын яз килгәнен көтә-көтә, яз үтеп беткәнен дә белми калдык. Инде җәй ае башланырга санаулы сәгатьләр калып бара.

Иртә килгән рәвеш ясап, игенчеләрне кырга чыгарган яз шактый сюрпризлар белән кырдагыларга күп кенә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Көне, шарты булганда са­нау­лы көндә бетәргә тиешле эшләр апрель-май аена сузылды. Шул сәбәп белән язгы эшләр печән өстенә кушыла язды.

Кайбер елларда район хуҗалыклары май азагында печәнгә төшә иде. Быел безнең Балтач районында, мәсәлән, 1 июньнән терлек азыгы хәзерләргә керешү бурычы куелды.

– Соңгы яңгырлар һәм җылылар печәннәрнең үсешен, өлгерешен тизләтте. Башка елларда, көнгә ничәшәр сантиметр үсә икән дип, печән басуларына линейкалар куя идек, быел алай мәшәкатьләнәсе дә булмады, күрер күзгә үк сизелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Эдуард Әхмәдиев. – Мондый һава шартлары үләннәрне колагыннан тартып үстерә. Берьеллык, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә. Терлек азыгын әзерли башларга иң кулай вакыт. Кыш буе малларга югары сыйфатлы, энергияле азык ашатам дисәң, аны әзерләүгә шулкадәр иртәрәк керешергә кирәк. Ни өчен дигәндә, үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, соңга калып җыйганда алар 40 – 50 процентка кадәр кими. Шуңа күрә күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләренә менә шуны истә тотып эш оештырырга, күләм дип, печәннең калынайганын көтәбез дип, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдыр­мас­ка кушылды.

Хәзер менә шулай – авылларда печән өсте дигән сүз күмәк хуҗалыклар өчен үзгә бер җаваплы кампания булып кына калды, гади кешеләр авызыннан ишетелми дә диярлек. Безнең ише урта буын күңелендә генә аның белән бәйле матур да, борчулы да хатирәләр саклана һәм шушы сүзне ишетүгә, ел да яңара алар. Юк, сагынудан битәр, шөкер итәргә мең сәбәп була ул истәлекләр.

Ни генә дисәң дә, читтән караганда гына романтика шул печән өсте. Әйе, хәзер инде авылларда, элекке кебек, чалгы янап-чүкеп, селтәнеп печән чабу дигән нәрсә бөтенләй юк (бу хакта беренче язуыбыз түгел, сөенә-сөенә кабатларлык!). Капка төбендәге өч бөртек үләнне чабар өчен дә авыл агае бензинлы чалгысын кабыза. Элекке бәрәңге бакчаларын биләгән печән җирләрен дә, шәхси тракторы булганнарга әйтә дә чаба, тарата, әйләндерә, түкли, төргәкли торган тагылмалары белән (печәненә әнә шулай кулын да тигезмәүчеләр бар) басуда ук эшен бетереп алып кайта. «Чүмече-сәнәге» булган тагын бер тракторчы әлеге төргәкләрне печәнлеккә менгереп бирә. Авыл кешесенең дә, газапланмыйча, мөмкин кадәр эшен җиңеләйтергә тырышуы һәм елдан-ел җиңеләйтү әмәлен табуы бермә-бер сөендерә.

Хәзер инде күмәк хуҗалыкларда да печән өстендә, терлек азыгы әзерләү чорында төп авырлык куәтле техникалар өстендә. Кешенең роле шулар белән акыллы, рациональ идарә итү, эшне дөрес оештыруда гына.

– Бүген инде бар техника әзер дисәң дә була, – ди Эдуард Әхмәдиев. – Соңгы елларда терлек азыгы культуралары әзерләүгә игътибар артты. Шул сәбәпле, бу төр техникалар паркы яңартылды. Бездә күбрәк «Магдон», «Полесье», КСК ком­байн­нары, чапкычлар кулланыла, биш хуҗалыкта – «Ягуар», берсендә «Джондир» комбайны бар. Хуҗалыкларның һәркайсында – икешәр-өчәр комбайн. Тагылма чапкычларның да барысы диярлек заманча, җидешәр-тугызар метрлы яңа типтагылар. Шулай ук заманча әйләндергечләр, тараткыч, җыйгычлар… – барысы да җитәрлек. Шөкер, кадрлар белән дә проб­лема юк. Техникаларның, баз-траншеяларның әзерлеген Казаннан килгән комиссия югары бәяләде. Район башлыгы тарафыннан беренче кат уңышны җыйнап алырга 20 көн вакыт бирелде. Көннәр, һава торышы мөмкинлек бирсә, хуҗалык­лар барысы да бу срокка сыешырлык дәрәҗәдә. Бездә ел саен ел ярымлык терлек азыгы җитештерү бурычы куела, быел да бер шартлы терлеккә 28 – 30 центнер азык берәмлегеннән дә ким булмаган азык туплау бурычы куелды. Моны үтәү өчен заманча, куәтле техникаларны хуҗаларча эшләтә белергә, кызыксындыру чараларын күбрәк кулланырга, эшне тиеш­ле дәрәҗәдә оештырырга, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк.

Гадәттә район хуҗалыклары беренче кат уңышның күпчелеген (һава торышына карап) коры печән, ягъни рулонлау- төргәкләү ысулы белән әзерли. Шул ук вакытта бер өлешен траншеяга сенажга, төргәкле сенажга да алалар. Соңгысын бер ияләшкән хуҗалыклар ел да күп итеп әзерли. «Бик күп яктан үзен аклый. Сыйфатлы да, сакларга уңайлы да булуы өстенә, яңгырлы һава торышында да чаптырылган үләннәрне ике-өч көннән җыйнап алып була», – диләр. Беренче кат печәннән, елдагыча, хуҗалыкта эшләүчеләргә дә «процент печәне» өләшергә ниятлиләр.

– Булганны җыйнап алырга була, хәзер техника моңа мөмкинлек бирә, – дияргә яраталар бездә. Илдә булса, кырда үссә, күмәк хуҗалык малына да, шәхси малларга да өлеш мулдан чыга, бәрәкәтле җәйләр килсен дияргә генә кала. 

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү