Сезон тәмам: сәхнәдә кайчан очрашырбыз?

Барысы да Ходай кулында. Киләсе сезон яңалыклары турында сөйләшкәндә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әнә шулай диде. Камаллылар җәйге ялга китте. Ялдан соң репетицияләрне башларга ниятләре бар. Вазгыять мөмкинлек бирсә, билгеле. 

Сезонны ябу җыелышында йөздән артык кеше катнашты. Шуның йөзләбе экранның теге ягында иде. Залда исә театр директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм унлап журналист. Алар үзара шаярышкан булды, ләкин анысы да бик барып чыкмады. Онлайн җыелышкан артистлар я режиссерны ишетми, я тагын нидер килеп чыга. Кыс­касы, күзгә-күз карашып аралашуны берни дә алыштыра алмый.
Театр директоры Илфир Якупов үзизоляциянең хезмәт хакларына тәэсир итмәве, әмма театрның якынча 16 миллион сум табышны ала алмыйча калуы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, сезон дәвамында театрның зур залы – 60 миллион, кече залы 2,4 мил­лион сум табыш китерергә сәләтле. Бу сезонда театр сайты аша 40 меңгә якын билет сатылган. Сезон вакытыннан алда тукталмаса, театр 56 меңнән артык билетны сатар иде, ди директор. Әлбәттә инде, болар якынча саннар. Төгәл саннарга килгәндә, үзизоляциягә кадәр камаллылар 4 премьера, 253 мәдәни чара күрсәтергә өлгергән.
– Театрның онлайн спектакльләре тамашачыны да саклап калды, яңа аудитория дә тупларга булышты, керем дә китерде. Бер тамашачы, мәсәлән, бер билет өчен 3 мең сум акча күчерде. Билетның уртача бәясе исә 75 сум иде. Онлайн спектакльләр арасында иң зур табышны «Мәхәббәт FM» китерде, – диде Илфир Якупов.
Аның әйтүенчә, үзизоляция вакытында Камал теат­ры спектакльләрен караучыларның 75 проценты – хатын-кыз. Интернет аша спектакль карарга «баручы»ларның 46,7 проценты моңа кадәр беркайчан да театрда булмаган.
Артистлар белән виртуаль аралашуны иң өнәмәүче, мөгаен, баш режиссер булгандыр. Фәрит Бикчәнтәев үзенең онлайн репетицияләргә риза булмавы, үзизоляция чорының бетүен зарыгып көтүе турында сөйләде. Киләсе сезонда «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны алган Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасы буенча эшкә алыначагы турында хәбәр итте.
– Без әлегә автор белән пьесаны үзгәртәбез. Ул беренче варианттагыдан шактый аерылачак. Мин аңа артистларны да билгеләдем инде. Яллардан чыгып эшли башлыйсы гына калды, – диде режиссер.
Театрда яшь режиссер Айдар Җаббаров та күренде. «Мәскәүдән кайтты, шулай ук зур һәм кече залларда ике спектакль әзерли», – диде Бикчәнтәев аның турында. Экраннарга карап аңлашу менә шулай үтте. Кыскасы, Камалда план да бар, ният тә көчле, әмма барысы да Ходай кулында шул.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү