Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Бүген аңа 60 тулган булыр иде »

Уйлаганын яшерми, сәхнәдә дә нәкъ тормыштагыча ихлас булган ул. Апасын «кояшым» дип йөрткән Фирүзә Ибәтуллина әнә шулай ди:

– Кояшым башта төшләремә кермичә аптыратты. Хәзер сирәк булса да, керә, Аллага шөкер. Гает таңында күрдем. Матур итеп киенгән, ап-ак яулык бәйләгән дә икенче каттан төшеп килә. Бәйрәмгә әзерләнеп йөри, дип уйлыйм икән. Инәйгә сабырлыклар бирсен инде бу көннәрдә. Әле менә март аенда 90 яшен тутырды. Соңгы көннәрдә авырыбрак тора. Бик күңелсезләнсә, авылыбызга, Үрге Сәләйгә алып барам. Ул бик матур җирдә урнашкан безнең. Бакча башында гына инеш, тирә-ягы урман. Зиратта – әтинең, ике улының кабере. Атнага бер мәртәбә, күңеле тынычлансын дип, үзенең йортында төн кундырам. Чөнки монда никадәр генә унайлыклар тудырылса да, олы кешенең гомер иткән нигезенә кайтасы килә. Инәй миндә икенче кышын чыкты. Хәния апаны озатканнан соң, бер ел үзе генә яшәп карады, анда да әле абыйның балалары төнгә кунарга аның янына киләләр иде. Икенче кышны үземә алып кайттым. Янында кызларым бөтерелә, шуңа азрак күңеле ачыла.

Кояшым… Бөтенебезне ятим итеп китте дә барды. Аллага шөкер, халык онытмый. Ике елга бер мәртәбә Хәния Фәрхи исемендәге фестиваль үткәрергә ниятләгән идек. Быел онлайн үткәрдек. Анда профессионаллар да катнаша ала, һәвәскәр җырчылар да. Пандемия сәбәпле кыенлыклар туса да, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Географиясе дә киңәйде. Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе, Оренбург җырчылары катнашты.

Апам белән безнең яшь арасы – нәкъ 10 ел. Майда аңа 60 тулган булыр иде, июньдә миңа 50 тула. Сагынып кайта иде безне, бервакытта да күчтәнәчсез бусаганы атламады. Элек без аның белән бер үлчәмдәге киемнәр кия идек. Ул матур күлмәкләрен, аз гына киелгән туннарын калдыра иде. Баштанаяк киендерде инде ул мине… Аннары мин, бәби тапкач, шактый гына тазардым, аңа: «Апа, хәзер инде миңа синең аяк киеме белән сумкаларың гына бара», – дип әйтә идем. Берзаман юл уңаеннан безгә кагылды, күчтәнәче юк икән. Шуңа и борчылды. Инде китәм дигәндә, машина тәрәзәсен ачты да аяк киемен ыргытты. «Тот, бу сиңа туры килергә тиеш», – ди, үзе рәхәтләнеп көлә. Без икебез аерылмас игезәкләр кебек идек инде.

Авылдагы төп йортны тәртиптә тотабыз. Хәния апаның туган көненә дип быел да матур итеп җыештырып куйдык. Шунда кайта иде бит ул, анда ял итә иде. Хәзер инде Хәниябез дә юк, авыл да бетте… Хәния апабызны җирләгәч, бер атна урын тапмыйча бәргәләнеп йөргәч, ирем: «Болай булмый, әйдә Казанга барыйк. Каберен күрсәң, бәлки, азрак тынычланырсың», – диде. Машинага ике кызыбызны да утырттык та киттек Казанга. Шуннан мине туры диңгезгә алып киттеләр. Анда да Хәнияне эзлим икән. Иге-чиге булмаган диңгез һәм күктә кояш. Кояшым булгансың икән син, дидем шул чакта. Шуннан бирле мин аны кояшым дип йөртәм. Шул чаклы тормышны, халыкны яраткан кешегә кояш дими, нәрсә дисең инде…

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү