Метшин Миңнехановның яңа президентлык срогына тәкъдим ителүен хуплады

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан җитәкчесенең республикада узачак президент сайлауларында катнашу карарын хуплады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Татарстан башкаласында булган барлык мөһим вакыйгалар, барлык казанышлар Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеме белән бәйле», — диде шәһәр башлыгы.

Метшин Рөстәм Миңнехановның республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Без һәрвакыт безнең омтылышны югары күтәрергә тырышабыз. Әмма 10 ел элек бу чорда тормышка ашырылган программалар турында хыяллана да алмадык. Бу моңарчы күрелмәгән президент программалары, аларның күпчелегенә Идел буенда да, Россиянең башка төбәкләрендә тиңнәр юк», — диде ул.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты һәм җәмәгатьчелек белән әңгәмә вакытында яңа срокка тәкъдим ителергә әзер булуы турында сөйләде.

Элегрәк онлайн-очрашу вакытында дәүләт башлыгы Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе сайлауларында тәкъдим ителүен хуплады.


Фикер өстәү