Эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары буенча белешмә чыгардылар

Татарстан эшмәкәрләре Covid-19 таралу шартларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итәргә тиешле федераль һәм республика чаралары исемлеге белән таныша алачак. Аларга уңайлы булсын өчен Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен актуаль мәгълүмат тупланган белешмә чыгарды.

Документта чаралар алучылар, ярдәм алу механизмнары, барлык норматив һәм хокукый актларга, карарларга сылтамалар бар. Документ даими рәвештә актуальләштерелә һәм тулыландырыла.

Документның тулы версиясен сылтама буенча алырга мөмкин.

Шулай ук министрлык 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия оештырды. Анда теләсә кайсы эшмәкәр бизнеска ярдәм итү чаралары буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү