Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны клиник сынау кайчан башланачагы билгеле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко волонтер-медицина хезмәткәрләре белән очрашуда коронавирус инфекциясеннән вакцинаны клиник сынауларын ике атнадан башларга планлаштырулары турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Министр сүзләренчә, препаратны тикшерү өчен вакцина ясатырга теләк белдерүчеләр җыелган. Ул август–сентябрьдә медицина хезмәткәрләре өчен вакцинаның беренче үрнәкләре әзер булачак, дип фаразлады.

«Киңрәк практикада да үзен ничек күрсәтүен караячакбыз, алга таба сезнең белән фармаконадзор һәм күзәтү системасында эшләячәкбез», — дип йомгаклады министр.

 


Фикер өстәү