Электрон тәмәке гадәти тәмәкедән куркынычрак?!

Хәзер тәмәкенең нинди генә төрен эшләп чыгармыйлар. «Җиңел»е дисеңме, бөтнеклесе яки башкалары…  Наркологлар фикеренчә, барысы да организмны какшата. Тәмәкене рекламалаучылар исә ничек тә сатарга тырыша.

– Алар табыш алу өчен күп акча түгә һәм тозакларына эләгүчеләр аз түгел. Әле кайчан гына кызлар өчен тәмәкене матур, ялтыравык кәгазьләрдә чыгаралар иде, – ди Республика наркология клиник диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий. – Закон нигезендә тыелгач кына мондый рекламалардан котыла алдык. Компанияләр дә тукталып калмый, кешене ымсындыру өчен яңадан-яңа алымнар уйлап таба.

Соңгы арада тузга язмаган хәбәрләрнең яңасы пәйда булды.  Имеш, тәмәке тартучылар арасында таҗвирус белән авыручылар аз, аларның организмы вируска бирешми.

– Кеше сәламәтлеге турында уйлаган белгеч беркайчан да андый киңәш бирми. Электрон тәмәке кайчак кеше организмына гадәти тәмәкедән дә начаррак тәэсир итә, – ди Степан Криницкий. – Таҗвируска бәйле уйдырмалар белән дә килешәсе килми. Кулларында фәнни яктан өйрәнелгән дәлилләре юк.

Бу уңайдан Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Артур Гыйльметдинов та фикерен җиткерде. «Коронавирус белән авырмаган очракта да, тәмәке тартучының тормышы бал-май түгел, башка чирләр бер-бер артлы килеп чыгып кына тора, – ди табиб. – Тәмәке аркасында ирендә, телдә, тамакта, үңәчтә, ашказаны асты бизендә, сидек куыгында яман шеш барлыкка килә». Киң таралганы – үпкә яман шеше. Никотин шулай ук тын юлына, йөрәк-кан тамырлары системасына да зыян сала. Россиядә ел саен 300 мең кешедә үпкә яман шеше табыла икән. Ул барлык яман шешләр арасында – беренче бишлектә. Татарстанда да үпкә яман шеше тире яман шеше, күкрәк бизе яман шешеннән соң өченче баскычта тора.

– Соңгы ун елда үпкә яман шеше белән авыручы хатын-кызлар саны арта, – ди Артур Гыйльметдинов. – Үпкә яман шеше белән авыручы пациентларның 80 процентында чир тәмәке тарту һәм геннар мутацияләнү аркасында барлыкка килгән. «Бер күршем тәмәке тартса да, яман шеш белән авырмый. Икенчесе тартмый, сәламәт тормыш алып бара, ләкин авырый. Бу нишләп шулай соң?» – дип сорау бирәләр. Кеше геннары мутацияләнгәнлектән чирләргә мөмкин. Тартмаучы авырмый икән, димәк, әлегә ул вакыт килеп җитмәгән…

Статистика  буенча, дүрт ир-атка бер хатын-кыз тәмәке тартучы туры килә икән. Хатын-кызларга аракы, наркотик яки тәмәке бәйлелегеннән котылу күпкә авыррак булуын да онытмыйк.  Пассив тарту дигән нәрсә бар бит әле. Кеше үзе тартмый, янәшәсендә тарткан кеше бүлеп чыгарган һаваны сулый. «Тәмәке тартканда бүленеп чыккан матдәләр өй җиһазларына сеңеп кала. Белгечләр кечкенә балалар белән тикшеренү үткәргән, – ди балалар наркологы. – Тәмәкедән чыккан зыянлы матдәләр идәндә үрмәләп йөргән баланың кулына йога, кулдан авызга һәм авыздан эчкә үтә. Бу исә төрле чирләр килеп чыгуга юл ача».

Тәмәкене ничек ташларга соң? Бик күп кеше Марк Твен сүзләрен кабатлый: «Тәмәке тартуны ташлаудан да җиңел нәрсә юк. Мин аны мең мәртәбә ташладым», – дигән язучы. Кемдер бер тапкыр ташлап карый да, түзә алмагач, яңадан шуңа үрелә. Миннән булмый, башка ташламыйм, ди. Степан Криницкий фикеренчә, бу  үзеңне шуңа ышандыру гына. Бер килеп чыкмаган икән, кабат тырышырга, максат куярга кирәк.  Тәмәке тартучыларның күбесе аның начар гадәт икәнен белә, ләкин психологик бәйлелектән котыла алмый. Ул чагында наркологлар, психотерапевтлар белән киңәшергә мөмкин. Моның өчен Республика наркология диспансерында эшләүче «кайнар линия» телефоны буенча (8 (843) 272 36 74) шалтыратырга була.

Фәния Арсланова 


Фикер өстәү