Журналистика исәнме?

Язманы Татарстан журналистикасы көненә дип язарга алынган идем. Аның бүгенгесен, проблемаларын үз күзаллавым, карашым аша үткәреп. Тик безнең хәлләрне илдәге вазгыятьтән, журналистиканың Россия­дәге торышыннан аерып карап булмау сәбәпле, мәкаләне ул датага тәгаенләүне урынлы санамадым.

Шулай да сүзне нәкъ 19 май көнне билгеле журналист, «Матбугат.ру» порталы хуҗасы Данил Сәфәров әйткәннәрдән башлыйсым килә. Журналистиканың абруе хакындагы сорауга ул: «Кешенең журналист буласы килә икән, башка вариантлар юк, һөнәрнең дәрәҗәсе бармы, юкмы, ул барыбер шуны сайлаячак», – диде. Чыннан да, «кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт» дигән принципта торганнар, Ходайга шөкер, бар. Дәрәҗәгә, хезмәт хакына карамаган энтузиастлар килә бүгенге журналистикага. Шундыйлар һәм һөнәргә тугрылар тотып тора аны. Тик һөнәрнең дәрәҗәсе ни сәбәпле түбән, девальвация нәрсә аркасында, дигән сорау да бар. Шуңа җавап эзләп карыйк әле.

Менә тагын бер интервью. Журналистикада азау тешен ярган «карт бүре», Беренче каналда үзе исемендәге тап­шы­ру алып баручы Владимир Познердан әле яшь булса да, танылып өлгергән видеоблогер һәм журналист Юрий Дудь интервью ала. «Күпсанлы очрашуларда сезгә һөнәрегез хакында да сораулар бирәләр. Журналистика дигән, бүген каты кризис кичергән һөнәрне сайларга җыенганнарга сез гадәттә нәрсә киңәш итәсез?» Познер: «Мин турысын әйтәм: журналист булырга хыялланасыз икән, ул хыялыгызны онытыгыз, димен. Хыялдан кире кайта алмаган очракта олы авырлыкларга әзер булырга кушам. Журналистика факультеты студентларына да вазгыятьне ихластан белдерәм: Россиядә бүген журналистика һөнәр буларак юк. Аерым журналистлар бар хәлдә дә. Тик ул кайчан да булса туачак. Нәкъ менә дүртенче хакимият рәвешендә. Башка рәвешләргә кергән, йомышчы малай ролендә калган очракта ул инде журналистика түгел».

Менә шундый бәяләмә. Илдә – үзәктә һәм төбәкләрдә йөзәрләгән газета басыла, телевидениедә күпме канал, ул радиолар, интернет дисеңме. Ә журналистика – юк! Моны ничек аңларга соң? Мэтр ялгышмыймы? Классик, бәйсез журналистика дигәндә, ихтимал, ялгышмыйдыр. Аның «башка рәвешләр» диюе – мәгълүмат чараларының (биг­рәк тә телевидениенең) пропаганда белән артык мавыгуы һәм хакимият кушканны гына язу, күрсәтүе. Янә дә бер диагноз: «Россиядә журналистика тамырына балта чапкан конкрет кешеләр бар. Һөнәргә хыянәт иткән, аны саткан кешеләр. Кайчан да булса бер көнне алар мәгълүмат чараларыннан китәр дип ышанам». Бу сүздән соң Дудь, «балта чабучы» төп пропагандистларның берничәсен билгеләп, Познерга, аның: «Владимир Соловьев белән Дмитрий Киселевка беркайчан да кул бирмәячәкмен», – диюен искә төшерә. Төшерә, әмма… Хикмәт аерым фамилияләрдә, башкаручыларда гына микән соң?..

Агитация һәм пропаганда. Татарчага әйләндергәндә, үгет һәм коткы. Ягъни кемдер кайдадыр әвәләгән «дөрес­лек»не абсолют санап, гавамга җиткерү, аны аңа ышандырырга тырышу һәм ышандыру. Альтернатив фикерне тыю. Биредә совет заманының аерылгысыз атрибуты – һәр район партия комитетында булган пропаганда бүлекләре, җаваплы кешеләр, «агарту», рәсми идеологияне «надан»нарның аңына сеңдерү мәрәкәсе искә төшә. Бер сүз белән әйткәндә, без әле күптән түгел генә баскан тырма. Ни өчен яңадан шул тырма тирәсендә кайнашабыз соң? Сорау шактый авыр. Кыскача бәяләгәндә, бу – халыкка һәм бәйсез дәүләт институтларына ышанмау дигән сүз.

Без мәгълүмат чараларында дүртенче хакимият күрергә телибез. Тик икенче һәм өченче хакимият (бәйсез суд-мәхкәмә системасы белән беркемгә дә буйсынмаган закон чыгару тармагы – парламент) булмаганда, аның дүртенчесе ничек ярала алсын?! Мәгълүмат чараларының «дүртенче хакимият» дәрәҗәсендә булуы дәүләтнең өлгергәнлек билгесе ул. Хакимият бүленеше дә – җитлеккәнлек. Җитлегәсебез, failed state булудан туктыйсыбыз киләме безнең? Килмидер, килсә, Познер кул бирмәгән затлар һаман да экранда калмас иде. Пропаганда, мәгълүматка монополия, Конституция буенча тыелып та, гамәлдә торган цензура – болар, төптәнрәк уйлаганда, дәүләтнең көчсезлек күрсәткече дә бит әле. Көчле һәм камил дәүләт ансыз да бик әйбәт яши. Пропаганда белән журналистика капма-каршы әйберләр, антиподлар икәнен аңлау өчен олы акыл иясе булу кирәкмидер.

Караш төрлелеге, тәнкыйть – гражданнарның теге яки бу мәсьәләгә карата күзен ачу, аларга альтернатив бәяләмә, караш җиткерү – мәгълүмат чараларының бурычы булган хәлдә, берьяклы гына фикер биреп, бәндәне хакыйкатьтән читләштерү – гөнаһлы эш. Бәйсез журналис­тика гына хакимият күрмәгән, күрергә теләмәгән, икътисади, сәяси, социаль проблемаларны күрергә, чирне вакытында дәваларга ярдәм итә. Элек бер язганымча, бары мәгъ­лүмат чаралары хакимиятне чеметкәләп торганда гына ил дә, җәмгыять тә сәламәт яши, иммунитетлы була, алга бара. Бары власть гамәлләренә масс-медиа контроле булганда гына курс дөрес сайлана. Бу – вакыт сынавы үткән, исбатлау таләп итми торган кагыйдә – аксиома. Фикер төрлелеге, иреге тыелдымы, хасталарның кискенләшәсен көт тә тор. Журналистика дигәндә тагын бер нечкәлек бар кебек: халык теләп укыганны гына бирү, ягъни халык артыннан бару дөрес димәс идем. Чын журналистика, минем күзлектән караганда – халыкта сәламәт зәвык формалаштыру, аны яктыга сөйрәү, ирекле, хөр фикерле булырга өндәү, әзерләү дә.

Сүзне Татарстан журналистлары үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән көнне республиканың төп интернет басмасында чыккан «Россия телеканаллары җитәкчеләре үзләренең зыянлы позициядә торуларын ник аңламый?» дигән язманы искә алып тәмамлыйсы килә. Аның авторы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов. Беренче канал журналистларының Белоруссиядән куылуы уңаеннан туган язмада, депутат, пандемия буенча статистик мәгълүматларның күпчелек илләрдә бәхәсле булуын әйтеп, кеше күзеннән чүп эзләгәнче, аны үзебезнекеннән алып ташларга чакыра. Ул күрше дәүләттәге хәл күпертелеп күрсәтелә, үзебездәге вазгыять, киресенчә, ачылып җиткерелми, ди. «Бездә барысы да яхшы, калганнарда – начар» – мондый тезисны алга куеп эшләү, Атласов фикеренчә, читләрдән бигрәк, күбрәк үзебезгә зыянлы.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү