Илсөя Бәдретдинова: “Мин ничек Илфакны оныта алыйм?!”

Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә 3 ел булды. Шушы көннәрдә хатыны җырчы Илсөя Бәдретдинова Илфакның каберенә кайтып, чәчәкләр утыртып килгән. Әмма ул үзе бу хакта сөйләргә теләми. Чөнки инстаграм битендә җырчыга язылучылары арасында начар сүзләр юллаучылар буласын чамалый. Иреңне оныттың, дип җырчының йөрәген һаман әрнетеп торалар, икән.

– Мин ничек итеп Илфакны оныта алыйм?! Уйламыйча, теләсә нәрсә әйтүчеләргә шаккатам. Игътибар да итмәскә тырышам инде хәзер. Шуңа да мин гаиләбез белән бәйле күп кенә даталарны социаль челтәргә куймаска тырышам. Ә халык мине оныткан дип уйлый, – ди Илсөя. – Өйдә ике метрлы, бар фикерләве, сөйләшүе, кыяфәте, хәрәкәте, йөреше белән Илфакны хәтерләткән улым бар бит минем. Без көндә аның белән әтисен искә алабыз. Миңа калса, үлгәннәрне искә алу кемгәдер күрсәтелеп эшләнергә тиеш түгел. Ул – күңел эше. Сәдакасын биреп торам, каберенә кайтып йөрим.Иң мөһиме – Ходай кабул итсен!

Гөлгенә Шиһапова


Илсөя Бәдретдинова: “Мин ничек Илфакны оныта алыйм?!”” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ