Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы беренче Россия препаратын хуплады

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен «Авифавир» дип аталган беренче Россия препаратын хуплады. Бу хакта дару препаратлары дәүләт реестры сайтында хәбәр ителә.

«Авифавир» Россия туры инвестицияләр фондының уртак предприятиесе һәм «ХимРар» компанияләр төркеме тарафыннан ясалган. Даруның нигезен Япониядә гриппны дәвалауда кулланыла торган «Фавипиравир» препараты тәшкил итә.

10 көн дәвам иткән клиник тикшеренүләрнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча дару сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын күрсәткән. Бернинди тискәре нәтиҗәләр дә ачыкланмаган. Шул ук вакытта, «Авифавир»ның нәтиҗәлелеге 80 проценттан артып китә.

Сынауларның соңгы этабында 330 пациент катнашачак.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, «Авифавир» коронавирусның үрчү механизмнарын боза. Бу клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган.

 


Фикер өстәү