Казанда төне буе агач башында утырган егет төшә башлаганда егылган (ВИДЕО)

Казанда агач башында төне буе утырган егет аска төшә башлаган һәм җиргә егылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Коткаручылар, янын сүндерүчеләр һәм табиблар төне буе һәм иртән егетне җиргә төшәргә үгетләгән. Унике сәгать узгач ул акрын гына агачтан төшә башлаган, коткаручы аңа ярдәм күрсәтү өчен өскә күтәрелгән. Бер мизгелдә егет агачтан ычкынып киткән һәм берничә метр биеклектән җиргә егылып төшкән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган егетне Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Агентлык бүген төнге беренчеләрдә Казанның Фатих Әмирхан проспектындагы ишегалларының берсенә ашыгыч хезмәт бригадалары җыелуы хакында хәбәр иткән иде инде. Анда бер егет 9 катлы йорт биеклегендәге агачка менгән һәм җиргә төшүдән баш тарткан.

 


Фикер өстәү