Шамкай: «Мөгез чыгарырга яратмыйм. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга»

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай шушы көннәрдә 80 яшен тутырды. «ВТ» хәбәрчесен ул, мин хәзер мәзәк сөйләмим, дип каршы алды. Шигырьләр яза башлаган икән. Тормышта үкенечләре дә бар. Мөгез чыгарырга яратмыйм, ләкин үзеннән-үзе шулай килеп чыга, ди юмор остасы. Сиксән яшен нинди уйлар белән каршылаган икән, без әнә шуны белештек.

:: Рәшит абый, кеше, олыгайгач, дингә якыная. Мәзәк сөйләп, кеше көлдереп йөрмим инде, дисез. Аның сәбәбе тормыш кыйммәтләре үзгәрүдәме?

– Мин үземнең яшемне тоймыйм бит. Бәлки, сиксәндәдер мин, бәлки… Юк, яшьнең сиксәнгә җиткәнен аңлап җиткермим әле. Гомер буе туган көннәрне ниндидер бер формаль күренеш дип кабул итә идем. Нәрсәгә кирәк ул яшьне санап барырга? Сиңа үләргә күп калмады, дип искәртеп торыргамы? Кеше үзен әйбәт хис итә икән, яшәсен. Туган көннәр үткәрергә дә яратмадым. Безнең якларда юк та ул. Күршемдә Камал театры артисты Хәлим Җәләй яши, ул да туган көнен үткәрми. Ясалма әйбер бит ул. Дингә килгәндә,  мин ул юлга кереп китмәдем әле. Кайвакыт, әгәр Аллаһы Тәгалә бар икән, нишләп минем Суфиямны алып китте, дигән уйлар да килгәли…

:: Бик яраттыгызмы Суфия апаны?

– Ярату ул – бик сирәк кешеләр арасында гына була торган нәрсә. Безнең арада җаваплылык, хөрмәт бар иде. Әнә иң кадерле кешеләрем серванттан карап тора. Уртанчы абый, үзем, әти-әни, олы абый (фотосурәт күрсәтә). Әнә анысы – Суфия апаң. Яхшы яшәдек без, ике  балабыз булды, хәзер менә дүрт оныгым бар.

:: Тормыштагы иң зур үкенечегез нинди?

– Әнинең үлеме. Ул барыбыз өчен дә үкенечле булды. Көтмәгәндә килде ул хәсрәт безгә. Әти, арбага утыртып, аны кырга алып чыга. Табигать күреп кайталар, янәсе. Артларына машина килеп керә. Арба яртылаш изелә. Әнинең сөяк­ләрен җыештырып,  хастаханәгә илтәләр. Алай да, 3-4 ел интеккәннән соң, аякка басты әле ул. Белмим, күрәчәкме икән, инде матур гына йөреп киткәч, Казанга килделәр, монда да авариягә эләкте. Анда да аякка басты. Ләкин озак яши алмады. «Әниең авыр хәлдә» дигән телеграмма килеп төште, кайтсам, әни өзелгән иде инде. Иң авыры шул булды. Бәхилләшергә дә өлгермәдем.

:: Артист һөнәрен сайлавыгызга үкенмисезме?

– Һич кенә дә юк.  Артист булу аркасында дөньяны йөреп чыктым, ипиле булдым. Кеше поездга утырып бара, ә мин артыннан йөгерә идем. Аннары уйлап кара: анекдот, җыен тузга язмаганны сөйлим, миңа шуның өчен акча бирәләр. Ул акчага мин фатир алам. Оныкларны да фатирлы иттем, хәзер машиналар ала башладым.

:: Театр дөньясын күзәтеп барасызмы?

– Хәзер юк инде. Әйтсәм, язып чыгасың инде син. Театр дөньясында бер-берсен яратмыйлар бит анда. Һәм гомер бакый  шулай булды. Бөтен театрында ызгыш, көнләшү. Күрәсең, үзәге шулдыр инде аның.

:: Эстрада ни хәлдә?

– Концертларга дәшәләр. Ә минем әле халык алдына чыгасым килми. Эстрададан  да туйганмынмы икән, әйтә алмыйм. Театр дисең, анда уйнаган рольләр бар инде минем. Кайвакыт сагынып та куям, ләкин өзелеп түгел. Эшләгән, күргән, белгән җир бит ул. Минем  белән бергә эшләгәннәр хәзер пенсиядә. Әллә ни җитешлектә яшиләр дип әйтеп булмый. Хәер, белмим инде. Эстрадада меңнән артык җырчы бар, диләр. Ә күңелгә үтеп керә  алганы, аерылып торганы күренми. Юмор дигәне дә тәки алдырып китә алмады аның. Юмор ирекле түгел бит безнең, кысылалар аңа. Ә ул жанр киртәләрне сөйми.

:: Тормышыгыздан канәгатьме сез?

– Сәламәтлек бар. Исәнлек булганда зарланырга ярамый. Дуслар бар, туганнар борчылып тора. Самара өлкәсеннән бит без, анда Шамкай нәселе нык әле. Кичә генә Равил Шәрәфи белән күрештек, Алмаз Хәмзин белән аралашып торабыз. Заманында безне мактадылар, күккә чөйделәр. Шуңа алданып, өскә үрләдек, вакыт һаман янәшә акты, ә бер көнне капылт кына картлык ишеген какты… Кара инде, шушы гөрләп торган шигырь юллары да онытылган икән…

:: Картлык галәмәте?

– Картлык кынамы соң? (көлә. – Ред.)  Җитте сиңа, дип ничә килделәр, мин һаман, җитмәде әле, дип карышам.

:: Үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?

– Алам. Бу көннәрдә хәл белергә яшьләр килә, алардан дәрт-дәрман алам. Ничек бәхетле булмыйсың шулай булгач!

:: Тормышта мөгез чыгарырга ярата­сызмы?

– Эш мәсьәләсендә дә, тормышта да мөгезләр шактый булды, нишләтәсең. Шуның белән башкалардан аерылып торам мин. Тумыштан шундый. Кылтаю түгел бу, булмышым шулай. Аннары үкенгән чаклар да була. Ну әгәр мөгезең удачный килеп чыкса, күңел дә булып китә.  Анекдот сөйләп, шуның өчен акча алу – мөгез чыгару түгелмени? Мин шуның өчен генә йөрдем дә. Файдага булды. Әйтәм бит, фатирлар алдым, балаларны фатирлы иттем.  Мәзәкнең төрлесе бар. Мин аларны калыпка салырга тырышам инде. Ләкин аларны халык үзе уйлап чыгарган, шулай булгач, нигә сөйләмәскә? Кыскасы,

эчмимен дә, тартмыймын да,

кимемим дә, артмыймын да.

Яман хәлләр сирәк миндә,

беркемгә дә кирәкмим дә.

Йөрим шулай тыныч кына,

дәрәҗәмне белеп кенә…

:: Балаларыгыз татарча сөйләшәме, Рәшит абый?

– Үзара сөйләшәләр. Ә менә оныклар сөйләшмиләр. «Нишләп тел югала?» –  дип сорама. Мин ул сорауны сиңа бирер­гә «могу».  Ник югалмасын ул, әгәр синең телең кибеттә, хастаханәдә, урамда кирәкмәсә?! Бала өйдән чыгып китү белән башка мохиткә эләгә бит. Татарстанны саклап калсак, хәлләр үзгәрер, бәлки…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү