Танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган

Урал төбәгендәге танылган җырчы Ильдам Шәрипов вафат булган. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итте.

Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.

«Ильдам безнең дустыбыз, ничәмә еллар буе Свердловск өлкәсенең авыл-шәһәрләрен бергә гизеп, милләттәшләребезгә йөрәк түрләреннән чыккан туган моңнарыбызны өләшүче, „Яшьлек“ ансамблен җитәкләп яшь буынны вокал серләренә өйрәтүче иптәшебез иде. Менә шундый, шат көләч йөзле, көр күңелле, шаян телле, үткен сүзле булып истә калырсың, Ильдам! Урыннарың жәннәтнең түрләрендә булсын», диелә хәбәрдә.

Мәрхүмне 30 майда Екатеринбур шәһәрендәге «Мәүлид» мәчетеннән соңгы юлга озатканнар.

 


Фикер өстәү