Хуҗабикәләргә минималь хезмәт хакы түләүне тәкъдим иткәннәр

ЛДПР фракциясе депутатлары хуҗабикәләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләт ярдәме билгеләүне тәкъдим иткәннәр. Бүген Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле закон проекты кертелгән. Бу хакта Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловның (закон проекты авторларыннан берсе) матбугат хезмәте хәбәр итә.
Закон проектында гаиләдә йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә айлык түләү күздә тотылган.
Хуҗабикәнең вазифалары сыйфатында йорт-җир җыештыру, ашарга пешерү, балаларын һәм өлкән туганнарын, шулай ук инвалид туганнарын карау-тәрбияләү, өйдәге-көнкүрештәге башка эшләр күрсәтелгән.
Закон проектында күздә тотылганча, пособие – бер МРОТ күләмендә, һәм аны гаиләнең нибары бер әгъзасы гына, гаиләдә җан башына туры килә торган керем төбәктә уртача яшәү минимумы күләменнән ике тапкырга артып китмәгән очракта, алырга мөмкин.


Фикер өстәү