Җырчы Винарис Ильегетнең гаиләсенә кайгы килгән

Бүген таңда җырчының әнисе мәңгелеккә күзләрен йомган. Ә табиблар аңа озак яшисең димәгән була. Әмма ул бирешми, яман чирне җиңәргә тырышып яшәгән.
– Ул китте. Минем бәгърем, алтыным, кадерлем. Сызылып таң атканда, табигать уянганда. Тормышымның кояшы сүнде. Әнием, җаным минем, синсез ничекләр яшим? Соңгы сулышыма кадәр йөрәгем сине сагынып тибәчәк, – дип язган ул инстаграм битендә.
Винарисның кайгысын уртаклашабыз. Әниегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын!


Фикер өстәү