Апас фермеры: «Ни өчен безгә шундый мөнәсәбәт?!»

«Район җитәкчеләре фермерлар каршындагы бурычларын үтәми. Грантлар, пай җирләрен алуда авырлыклар бар. Инде берничә эре фермер эшләрен дә туктатты».  Редакциягә Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче фермер Рушан Мифтахов әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

«Эшлибез, булышыгыз гына…»

Рушан Мифтахов – районның танылган, фермерлык эшен күптәннән алып бара торган кешесе. Беренче атын 1991 елда ук алган. Шуннан соң аларны үрчетә-үрчетә, башка токымлы атлар да сатып алып, малкайларның санын кырыкка җиткергән. Моннан тыш, фермерның үз җирләре бар. Үгезләр дә үрчетә.

– Ат асрау – бик авыр хезмәт. Үз эшеңне белеп башкарырга кирәк. Алар нәзберек. Йогышлы авыруларга тиз бирешүчән. Шуңа күрә вакытында вакцинацияләргә, ашатырга-эчертергә кирәк. Судан, ризыктан өзмибез. Көтүгә чыгара торган урын булмагач, менә шулай утарда гына торалар, – ди Рушан Мифтахов.

Ул 2002 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Белеме буенча юрист булса да, авылны ярату аны туган якларына тартып кайтара. Әтисе Данис абый –  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Әйтергә кирәк, әтиле-уллы Мифтаховлар – авылның хөрмәтле кешеләре. Данис абый гомер буе хезмәт белән яшәгән кеше. Авылда мәчет салуны башлап йөрүчеләрнең дә берсе ул. Гомумән, авылдагы бер генә зур эш тә аның тырышлыгыннан, ярдәменнән башка узмый.

Тик менә тырыш кешеләр авырлыклар белән дә очрашмый тормый. Шактый елларга сузыла килгән проблемалар аларда да бар.      

– 2012 елда шәхси эшмәкәрләр программасында катнашып, җиңеп чыктым. Ул вакытта өч яклы килешү төзелде, – дип аңлатты Рушан Мифтахов безгә мөрәҗәгать итүенең сәбәбен. – Беренче якта – мин үзем фермер буларак, икенче якта – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, өченчесе – Апас районының башкарма комитеты. Һәрберебез 33әр процент бурычын үтәргә тиеш иде. Һәр як акчалата, төзелеш материалы яки маллар белән булышырга бурычлы иде. Без ул вакытта сарай төзеп чыгып, бурычыбызны үтәдек. Министрлык та үз вәгъдәсендә торды. Ә менә башкарма комитет килешү шартларын үтәмәде. Без акчалата гына да ярдәм көтмибез. Төзелеш материалы яки терлекләр бирсәләр дә ярый. Мәсәлән, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнарында бу программада катнашкан фермерларга унберәр баш тана яки сарык, яисә ат бирделәр. Төзелеш материалы бирүчеләр дә булды. Ә Апаста андый нәрсә булмады. Әлеге мәсьәлә һаман да ачык булып кала, – диде ул.

Моннан тыш, фермер әйтүенчә, аларга авылдагы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт та бирергә ашыкмыйлар.   

– 2006 елда безне, авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләрне, чакырып алып, бу программада катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр, – ди ул. – Җир алып, йорт салырсыз, диделәр. Мин дә бик авырлык белән генә җир алдым. Ул елларда, чыннан да, күпләр йортлы булды. Шунысы аеруча күңелгә тия: аларның күбесенең авыл хуҗалыгына бернинди дә катнашы юк. Минем генә чират һаман җитмәде. Белешә башлагач, башта чиратымның һаман артка чигерелүе билгеле булды. Аннан соң 2009 елда программадан бөтенләй төшеп калуымны белдем. 2011 елда үземнән башка гына кабат чиратка бастырганнар. Әле һаман да чиратта торам. Ул вакытта 28 яшьтә идем. Хәзер инде 41 яшь тулды, – ди Рушан Мифтахов.

Татар токымлы атларын да реестрга кертмәкче булганнар. Тик монда да районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән уртак тел тапмыйлар.

– Башкортстаннан татар токымлы унике ат алып кайткан идек. Бездән соң башка районнардагы фермерлар да алды аларны. Аларның барысы да реестрга теркәлә алды. Без тагын калдык, – диде фермер, ачынып.

Район хакимиятеннән тиешле ярдәмне алган очракта ул эшчәнлеген тагын да җәелдермәкче.

– Ни өчен безгә шундый мөнәсәбәт икән? Без бит – заманында эшебезне зур-зур кредитлар алып башлаган фермерлар. Ярдәмне алган очракта да мин аны шәхси мәнфәгатьләрем өчен түгел, авыл хуҗалыгын үстерүгә тотачакмын. Шушы урынга зур утар (карда) ясап куяр идем. Атларны аерым-аерым тәрбияләргә кирәк. Колыннар – бер төрле, буаз бияләр икенче төрле тәрбия сорый. Гомумән, авыл хуҗалыгының кайсы гына өлкәсенә тотынсаң да, җиңел түгел, – ди эшмәкәр. – Зарланып әйтмибез. Без дәүләттән нидер өмет итеп, сорап ята торган кешеләр түгел. Ул ярдәмне ала алмаган очракта да, үз эшебезне туктатмаска иде. Ләкин менә шул гаделсезлекләргә, фермерларга карата булган начар мөнәсәбәткә күңел әрни. Эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгына башка төрле караш булган булса, терлекләрнең баш санын арттырып, тагын да үсешкә омтылыр идек. Башка районнарга баргач, хезмәттәшләребезгә булган мөнәсәбәтне күргәч шаккатабыз. Янып кайтабыз да бюрократик киртәләргә барып төртеләбез, – дип ачына фермер.

«Булмас инде…»

Рушан Мифтахов ниндидер адымнар ясап, дөреслек яуларга тырышып йөрсә дә, фермерлар арасында ярдәм алудан өметләрен өзүчеләр дә шактый. Ябык ишекләрне шакып-шакып та ачтыра алмагач, эшләрен бөтенләй туктатучылар да бар.

– Өметне өзеп барам инде мин. Күпме көтәргә була? – ди Чирмешән авылы фермеры Рафис Гыймалетдинов. – Җир аласы идек. Очы-кырые күренми әле. Булмас инде… Процентсыз кредит аласы идек. Документлар җыеп тапшыргач, анысы да тукталды. Бервакытта да бернинди дә ярдәм чарасы ала алганым юк. Яңа башлык (узган елның сентябрендә Апас районына яңа җитәкче итеп Равил Хисаметдинов билгеләнде – «ВТ») килгәч, хәлләребез үзгәрмәсме, дигән өметебез бар анысы. Әгәр һаман шулай дәвам итсә, фермерлык эшен туктатасы булыр инде.    

Ярдәм булырмы?

Без Рушан Мифтахов очрагы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да шалтыраттык. Алар өч яклы килешү мәсьәләсендә үз бурычларын үтәгән булгач, эшне бары тик район хакимияте дәрәҗәсендә генә хәл итеп буласын җиткерде.

Шушы ук сорау белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинга чыктык. Ул Рушан Мифтаховның әлеге ярдәмне чыннан да алырга тиешлеген әйтте.

– Дөресен әйтәм: элеккеге район башлыгы Рәшит Заһидуллин бу мәсьәләдә бер генә фермерга да ярдәм итмәде. Гомумән, аның аларга мөнәсәбәте үзгәрәк иде. Ул эре эшмәкәрләр белән эшләүне генә кулайрак күрде шикелле. Ә менә яңа башлык Равил Фәритович (Хисаметдинов) фермерларга теләктәшлек белдерә, ярдәм итәргә тырыша. Бу мәсьәләдә безнең алга да гел яңа бурычлар куя. «Агростартап» программасында да җиңүчеләр булды. Дөрес, ике генә кеше әлегә, әлбәттә, әмма боз урыныннан кузгалыр дип уйлыйм. Башка төрле авыл хуҗалыгы программаларында да катнашучылар бар.  Фермерларның да ышанычы бетте. Анысы да аңлашыла. Аны аклар өчен бераз вакыт узарга кирәк шул. Шуңа күрә Рушан Мифтахов администрациягә кабат мөрәҗәгать итсен. Өч яклы килешү бар икән, димәк, һәр як үз бурычын үтәргә тиеш. Мин алар өчен җавап бирә алмыйм, әлбәттә. Яшермим, бу сорау безнең район өчен катлаулы, – диде Ильяс Заһидуллин.

Чыннан да, яңа башлыкның фермерларга хәерхаһлы булуын аларның үзләреннән дә ишетергә туры килде. Мәсәлән, атлар үрчетүче Илдар Сәгыйров фермасына күптән түгел генә 1,5 чакрым ут чыбыгы сузылган. Шулай ук ташландык фермаларны фермерларга бирүдә дә үзгәрешләр барлыгын әйттеләр.          

– Болардан тыш, бик авырлык белән генә булса да, Равил Хисаметдинов ярдәме белән язын фермерларга «Ак Барс Агро» холдингыннан 700 гектардан артык пай җирен алуга ирештек. Килешүләр озак вакытка төзелгән булганлыктан, моны эшләү бик авыр булды, – ди идарә башлыгы.         

Ә менә атлар буенча, Ильяс Заһидуллин Рушан Мифтаховның кулында атларның татар токымлы булуы турындагы документларның юклыгын әйтте.

– Ул аларны атларының канын тапшырып та дәлилли ала, – дип аңлатты идарә башлыгы.      

Районның башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров белдергәнчә, район фермер каршындагы үз бурычын үтәячәк.   

– Рушан Мифтахов программада катнашкан 2012 елларда, чыннан да, бюджетта фермерларга ярдәм өчен акча каралмаган булган. Хәзер дә акчалата ярдәм итеп булмаса да, төзелеш материаллары белән булышу мөмкинлеге бар. Без фермер белән элемтәгә чыгып, сөйләшеп бетерербез, – дип вәгъдә итте Шамил Гаффаров.

Фермерларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, тана алган очракта, быелдан башлап район бюджетыннан бер башка ун мең сум күләмендә акча бирелүен әйтте ул. Моннан тыш, токымлы сыер алучы шәхси хуҗалыклар – 20 мең, эре хуҗалыклардан алган очракта 10 мең сум ярдәмгә өметләнә ала. Күпләп сыер асраучыларга саву аппаратлары да бирү каралган.

– Район башлыгы һәр фермерга игътибарлы. Гозерләрен тыңлап, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Министрлыкта грантлар яклаган вакытта да яннарында үзе була, – диде Шамил Гаффаров.     

Фермерга торак мәсьәләсендә без Апас районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Рәзинә Хәлимова белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренә караганда, Рушан Мифтаховның торак шартлары начар түгел. Гариза тапшырган елларда аның хатыны һәм баласы булган. Гаилә таркалгач, бер кешегә тиешле торак мәйданы артып киткән.

– Бүген районда торакка мохтаҗлыгы булган кешеләрнең исемлеге төзелә. Комиссия чыгып карагач, Мифтаховның кулында «торакны сүтәргә» дигән акт булуга карамастан, йортның үз урынында торуы ачыкланды. Яңа торакка нигез дә салынмаган. Ә искесе начар түгел. Моннан тыш, торак мәйданы да зур. Шунлыктан без аны чираттан төшерергә дигән карарга килдек, – дип аңлатты Рәзинә Хәлимова.        

         Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү