Бәйрәм иртәсендә өч бала әнисез калган: «Риваять» төркеме җитәкчесенең хатыны 40 яшьтә бакыйлыкка күчкән

“Риваять” этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов гаиләсендә зур кайгы. Бүген төнлә хатыны Луиза үлеп киткән. Аңа әле 7 майда гына 40 яшь тулган булган.

– Хатыным авырый иде. Төнлә хәле авырайды, аңын югалтты да үлеп китте. Олы кызыма — 15, кечкенә балама 6 яшь. Авыр чагымда дусларым, туганнарым, җырчылар янымда. Ике яктан әти-әниләр исән сау. Ничек тә көчле булырга кирәк. Балаларны аякка бастырасы бар, – ди ул.

Луизаны бүген Казанның Константиновка бистәсендәге зиратка җирлиячәкләр.

Русланга Ралинә, Аяз, Ризванны исән-сау үстерүен телибез. Сабырлык сезгә!


Бәйрәм иртәсендә өч бала әнисез калган: «Риваять» төркеме җитәкчесенең хатыны 40 яшьтә бакыйлыкка күчкән” язмасына фикерләр

  1. Руслан, алтыным, Аллам яръдэменнэн ташламасын узегезне? Нык бул? Балаларынны узен кебек, яръдэмчел, саф жанлы, ак кунелле итеп устерергэ насыйп булсын ??? Авыр кайгыгызны уртаклашабыз??

Җавап Отменить ответ