Татарстанның кафе-рестораннарында ашау-эчү бәясенә 25% ташлама ясалачак

Татарстанда кафе һәм рестораннар эшли башлагач, аларда бер чек бәясен (бер кешегә ашап чыгу бәясен аңлата) 25 процентка киметергә уйлыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергән. “ТР Рестораторлар ассоциациясе белән берлектә кризиска каршы эшләнгән тәкъдим бу. Әлеге тәкъдимнең, сәяхәтчеләр чыгымнарын киметеп, аларның күңеленә бик тә хуш киләсенә ышанабыз”, – дигән ул.

Иванов шулай ук Татарстан кунаханәләренең эшләвен дәвам иттерүләрен дә искәрткән. Алар эшли, рестораннары һәм бассейннары гына ябык. Шуңа да карамастан, номерларда яшәү һәм туклану өчен мөмкинлекләр тудырылган. Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә музейларның ачылуын да искә төшерик. Республика санаторийлары һәм рестораннары да ачылышка әзер. Әлегә алар тиешле карар көтә.


Фикер өстәү