Равил Зарипов: «Сәнәгать бер адым алга баруны таләп итә»

Машина төзелеше сәнәгате – республиканың зур, көчле һәм әйдәп баручы тармакларының берсе. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында без Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил ЗАРИПОВ белән сөйләштек.

– Татарстанда машина төзелеше комплексы нигездә 1940 – 1980 елларда формалашкан. Равил Хамматович, сезнеңчә, үсеш кайсы вакыйгадан башланды? Һәм ул вакыйга республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим иде?

– Тарихка күз салсак, машина төзү тармагына, аеруча сугыш кораллары, самолетлар, вертолетлар, снарядлар җитештерүгә, сугыш елларында күчеп килгән күп кенә оешмалар аркылы нигез салынды. Казанның авиация, вертолет, җиһазлар, бинокльләр ясый торган заводлары – барысы да шул сугыш оборонасына эшләгән оешмалар. Аларның кайсы Мәскәүдән, кайсы Ленинградтан килде. Шуңа күрә 1940 – 1945 елларда республикада бик тиз  үсеш булды. Сугыш беткәч, халык куллана торган товарлар җитештерә башладылар. Һәр предприятиенең үзенең шундый бер тармагы бар иде. 1960 – 1970 елларда да зур карарлар кабул ителеп, «Волжский» автомобиль заводы төзелде. Аннан соң КамАЗ да республика өчен шактый үсеш бирде. Бу елларда сәнәгать өлкәсендә тәҗрибәле, чыныккан җитәкчеләр, инженерлар командасы – машина төзелешенең зур класстеры барлыкка килде.

Моннан тыш,  белгечләр укытып чыгара торган уку йортлары да бик зур эш башкарды. КамАЗ төзелеше ул – машина җыю заводы гына түгел. Аның территориясендә металл кою, двигательләр, агрегатлар ясый торган завод та бар. Болар инде – Татарстанда гына түгел, бөтен Советлар Союзы күләмендә алып барылган эшләр. Шул вакытта эшләп, тәҗрибә алган җитәкчеләр берсе дә югалып калмады, чөнки КамАЗ мәктәбе бик яхшы, көчле иде. Анда эшләгән кешеләр барысы да яхшы профессия алып, үзләрен күрсәтергә җай табып, алга барырга тырыштылар. 80 нче елларда республикада машина төзү сәнәгатенең үсеше бик яхшы иде. Күп товарларны КамАЗда ясый башладык. Ул вакытта башка төбәкләрдә автомат линияләр дигән юнәлеш чыкты. Бездә дә кул эшләрен автоматлаштыру буенча зур эшләр алып барылды. Россиядә, шул исәптән КамАЗда да үз станокларыбызны, җиһазларны ясау алга китте. Электроника ягыннан да республикада күп кенә эшләр эшләнде. Оборона өлкәсендә дә казанышларыбыз саллы булды. Ул вакытта без 200дән артыграк вертолет җыя идек. Ту-160 дигән яңа самолетлар чыга башлады. Аларга бүген дә ихтыяҗ зур. Халыкның да автомобильләргә, йорт җиһазларына, мотоциклларга соравы артты. КамАЗ гына түгел, компрессор заводы да бик яхшы эшләп китте. Приборлар ясау, нефтьчеләргә насослар чыгару буенча яңа заводлар төзелде. 85 нче елларда демократия, тизләтү дигән сүзләр чыга башлады. Күп кенә тәртипләрне бозып куя яздылар. Ләкин нәрсә әйтәсе килә: эш нәтиҗәсе күп очракта кешенең үзеннән тора. Хезмәт тәҗрибәсе булган, кешеләр белән эшли белгән җитәкчеләр авыр кризис вакытларында да юлын табып, заводларны саклап кала алдылар.

– Равил Хамматович, авиатөзелеш оешмалары төбәкнең инновацион үсешендә шулай ук мөһим роль уйный. Әлеге тармакта бүгенгә иң зур казаныш дип нәрсәне әйтер идегез?

– Иң беренче казаныш дип, республикадагы профессиональ команданы әйтер идем. Монда җитәкчеләребездән башлап, эшне белә торган белгечләргә кадәр керә. Алар базар мөнәсәбәтләренә туры килгән җиһазларны ясау максатын куеп, алга карап эшли. Икенчедән, машина төзелеше буенча яңа технологияләр кертелүен дә казаныш дияр идем. Мисалга композит материалларны китерә алам. Элек тимердән ясаган әйберләрне без хәзер күпкә уңайлырак, сыйфатлырак материалдан җитештерәбез. Шул сәбәпле очкычлар да җиңелрәк була. Бүген без вертолетларның винтларын, корпусын, ишекләрен барысын да шушы материаллардан ясыйбыз. Моннан тыш, тимер кисә торган станоклар урынына лазерлылары чыкты. Мондый алга китеш безнең чит илләр белән араларны да якынайта. Шулай ук тиздән яңа технологияләр буенча МС-21 дигән яңа самолет чыгачак. Моннан тыш, нефть насосларын ясау буенча да зур адым ясалды. Әйтәсе килгән төп фикерем шул: предприятиеләрнең матур киләчәге бүген дөнья күләмендәге үзгәрешләрне үрнәк итеп алып, аларны үзебездә файдаланып, конкурентлыкка сәләтле товар җитештерүгә бәйле. Бу республиканың машина төзелеше үсешенә көчле этәргеч булыр дип уйлыйм.

– Машина төзелеше дигәндә, күпләр КамАЗны күз алдына китерә. Ә бит республиканың башка бик күп предприятиеләре бар. Компрессор, вакуум һәм суыткыч, коммуналь, суднолар төзелеше һәм ремонтлау, автомобильләр һәм тракторлар өчен җиһазлар җитештерү буенча да Татарстанда зур эшләр башкарыла. Әлеге тармакларның перспективалары нидән гыйбарәт? Алар ни дәрәҗәдә конкурентлыкка сәләтле?

– Теләсә нинди самолет, вертолет төзелешендә дә яхшы, сыйфатлы җиһаз булу мөһим. Шуңа күрә аларны эшләү мәсьәләсе иң мөһим элементларның берсе булып тора. Радиоэлектроника өлкәсендә эшли торган заводларыбызда да зур гына үзгәрешләр булды. Шулай ук, мәсәлән, компрессор заводында да бу яктан алга китеш бар. КамАЗда да күп кенә сыйфатлы җиһазлар ясала. Чистай заводы кул сәгатьләре ясауны киметсә дә, йортларга исәпләгечләр чыгаруга күчте. Монда нәрсә әйтәсе килә: станок куеп кына үзгәреш булмый, беренче чиратта кая омтыласыңны аңлап, максат-бурычлар куяр өчен башыңдагы фикереңне, күп еллар формалашып килгән карашларны үзгәртә белергә кирәк. Шуңа күрә мин «теге заводта шундый станок бар, монысында менә мондые бар» дип әйтәсем килми, чөнки моның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә менә яхшы командаң, дөрес бурычларың бар, фикерең теге яки бу проблеманы хәл итүгә юнәлгән икән, күпкә ирешергә мөмкин. Бурычларны исә базар куя. Әгәр син аңа туры килә торган җиһазлар ясамасаң, бернинди ярдәм чарасы да булышмас.

– Бүген Татарстанның машина төзелеше комплексы гади халык мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә, бездә конкурентлыкка сәләтле товар җитештерелә дип әйтә алабызмы? Әллә ул нигездә дәүләт заказларын тәэмин итү максатында эшлиме?

– Гади халык дигәч, мин иң элек предприятиеләрдә эшләүче хезмәт кешесе турында әйтәсем килә. Һәр эштә дә аның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Эшли белә торган кешенең дәрәҗәсе хезмәт хакы, премияләр белән генә дә билгеләнми. Аны ил күләмендә күрә белергә кирәк. Хәзер бит телевидениедә алар бөтенләй күрсәтелми диярлек. Экраннарга, матбугат битләренә хезмәт кешесе күбрәк чыгарга тиеш. Җиңел эш, зур хезмәт хакы турында гына уйлаган яшь буынга да үрнәк булыр иде ул. Республикадагы күпчелек заводлар социаль юнәлдерелгән. Эшләүче кешеләргә, аларның гаиләләренә ташламалар, төрле мөмкинлекләр каралган. Хезмәт хакларына килгәндә, кризиска кадәр хезмәткәрләр уртача 40 мең сум тирәсе ала иде. Заводларга яшьләрне дә җәлеп итә белергә кирәк. Аларга яхшы хезмәт хаклары белән бергә, заманча станоклар, уңайлы шартлар булырга тиеш, чөнки безгә алга барырга, үсәргә кирәк. Бүгенге кризис шартларында комплекста вакытлыча авырлыклар бар, әлбәттә. Ләкин алар узачак дип уйлыйм.

Ә инде хөкүмәт заказының начар ягы да, яхшы ягы да бар. Эшнең план буенча баруы, хезмәт хакларының вакытында түләнүе плюс кына. 90 нчы елларда дөнья кискен үзгәрде бит. Хәтта бик сәләтле кешеләрнең дә кайберләре югалып калды. Күп кенә оешмалар банкротлыкка чыкты. Оборона өлкәсендә эшли торган оешмаларның шактые заказсыз калды. Ул елларда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм аның көчле командасы бервакытта да сәнәгать тармагында булган авырлыкларга: “Бу – Мәскәү проблемасы”, – дип карамады. Аларга ярдәм итәргә нинди җай бар, барысын да эшләделәр. Бик авыр булса да, без ул вакытларны җиңеп чыга алдык. Ул чагында да эшләгән кешегә ихтирам бар иде. Хезмәткәрләр дә моны сизеп торды.

– Сез – гомер буе сәнәгать тармагында эшләгән кеше, димәк, чагыштырыр җирлегегез бар. Элеккеге һәм бүгенге Татарстанның машина төзелеше тармагындагы төп аерма нәрсәдә? Бүген нәрсәгә басым ясала?

– Дәүләт карамагында калган оешмаларның күбесе оборона өлкәсендә эшлиләр. Авиация, вертолет, җиһазлар ясый торган заводлар хөкүмәт заказлары белән эш алып бара. Аларның катгый билгеле бер эш тәртипләре бар. Хәзерге көндә республикада машина төзелеше өлкәсендә продукциянең көчлелеген аның чит илгә ни дәрәҗәдә чыгуы хәл итә. Димәк, аның сыйфаты да яхшы булырга тиеш. Чөнки конкурентлык бик көчәйде. Синең товарың ил, дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булырга, көн таләпләренә туры килергә тиеш. Шуңа күрә сәнәгать өлкәсендә яхшы технологияләр кертәбез. Һәр хезмәткәр үз эшен вакытында эшләп барсын өчен җитәкчеләргә хезмәт шартларын тиешле дәрәҗәдә оештыра белергә кирәк. Һәм бүген республикадагы сәнәгать оешмалары шуңа омтыла да. Безнең тармактагы авыр мәсьәләләрнең берсе – базар мөнәсәбәтләренә туры килгән җиһазлар ясау. Ә моңа ирешер өчен җитәкченең алга карап эш йөртүе кирәк. Монда директорлар корпусының үзара берләшүе, аралашуы мөһим. Хөкүмәт тарафыннан да зур эшләр алып барыла. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов сәнәгать өлкәсендә җитәкчеләребез белән бергәләп зур эш алып бара, алар белән һәрдаим элемтәдә булып, алар очраган проблемалы мәсьәләләрне ачыклап, хәл итү юлларын карый. Бүген илдә кризис булса да, гомумән алганда, төшенкелек юк. Башка илләр, оешмалар белән аралашу безгә шулай ук зур этәргеч бирде. Алга киткән илләрнең тәҗрибәсен дә үрнәк итеп, үзгәрешләр шактый бар. Шуның аркасында һәр районда технопарклар барлыкка килде. Дөнья күләмендәге яңалыклар безгә дә керә. Элегрәк, 1970 – 1980 елларда, яңалыклар бик акрын килә иде. Үзгәрешләр безгә килеп җитмәс төсле иде. Хәзер зур тизлек заманы. Шуңа күрә тынычланып көтеп утыру дөрес түгел. Бер адым булса да алга бару җаен карарга туры килә. Хәзер перспектива турында уйлап эш йөртергә кирәк. Артка калсаң, куып тоту тагын да авыррак булачак.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү