Юрий Алаев: «Татарстан 100 еллыгын яхшы күрсәткечләр белән каршы ала»

Юрий Алаев, сәясәт белгече, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы:

– Татарстан 100 еллыгын яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. Шөкер, республикада беркайчан да яхшы традицияләрне дәвам иттерүдән баш тартмадылар. Хәтерләсәгез, бездә 90 нчы елларда базарга йомшак керү, социаль яклау чараларын кулдан килгәнчә тормышка ашырырга тырыштылар. Сер түгел, ул вакыттагы федераль үзәкнең йомшаклыгыннан да яхшы файдаландылар. Әйтик, хосусыйлаштыру сәясәте вакытында. Сәнәгать, авыл хуҗалыгына читләрне кертмәскә тырыштык. Хуҗаларча мөнәсәбәтнең әҗерен әле дә күрәбез. Халык хакимиятнең нәрсәне ни өчен эшләгәнен аңлаганда, моның нәтиҗәсе бөтен җәмгыятьтә чагыла. Әлбәттә, нәрсәдәндер канәгать булмаучылар да бар һәм һәрвакыт булачак та. Татарстанның федераль үзәк белән дә аерым мөнәсәбәте урнашты. Мәскәү өчен иң мөһиме: төбәкләр проблема китереп чыгармасын. Без федераль үзәккә күп бирәбез, әмма алганыбыз да аз түгел. Киткәннәр арзан кредит, субсидияләр, төрле программаларны финанслау аша әйләнеп кайта. Татарстан мондый мөмкинлектән яхшы файдалана. Хуҗалык эшендә сакчыл мөнәсәбәт, эзлеклелек – тотрыклылыкның нигезен әнә шулар тәшкил итә. Алга таба шулай булыр дигән өмет бар. Авыр вакытлар элек тә булды, боларын да узарбыз.


Фикер өстәү