Дәүләт Думасы депутатлары халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк

“Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.С.Медеведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан  дистанцияле режимда гражданнарны кабул итү атнасын үткәрү планлаштырыла.

Төбәк атнасы кысаларында республикада яшәүчеләрне кабул итәчәк:

2 июньдә (10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә) – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев.

2 июньдә (12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә) – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты әгъзасы Ирек Зиннуров;

3 июньдә (13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә) – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова;

3 июньдә (10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә) – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Федератив төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин.

Кабул итү Skype интернет-телефония системасы (Priemnayaer116) һәм “Мой депутат” системасы аша видеоэлемтә режимында үткәрелә. Телефон: 8(800)201-16-00.

Кабул итүгә алдан язылып кую һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефонга шалтыратырга мөмкин: (843) 238-10-00.


Фикер өстәү