Яңа җитәкчеләр килде

1 июньнән  берьюлы ике яңа җитәкче эшли башлады. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин КНИТУ гыйльми советы әгъзаларын вуз ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков белән таныштырды.

Премьер-министр 27 майда Сергей Юшконы җинаять эшен тикшерү чорына КНИТУ ректоры вазифасыннан вакытлыча алу турында Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы имзалануын искә төшерде. Алексей Песошин әйтүенчә, Юрий Казаков Казан дәүләт технологик университетын тәмамлаган. Ун ел дәвамында Түбән Кама химия-технология институтында эшләгән, шуннан соң СИБУР компаниясендә җитәкче вазифаларны биләгән.

Түбән Кама «Нефтехим»ның элекке башлыгы Азат Бикмурзин исә «Татнефть» нефть-газ-химия комплексы директоры итеп билгеләнгән. «Азат Шәүкәт улы – Татарстанның нефть-газ-химия комплексы системасында күп еллар буе хезмәт куйган югары дәрәҗәдәге профессионал. Без үз командабызда мондый белгечне күрүебезгә шатбыз һәм аның тәҗрибәсенең компаниябездә нефть-газ-химия комплексын үстерүгә яңа этәргеч бирәсенә ышанабыз», – ди компания генераль директоры Наил Мәганов.


Фикер өстәү