Хуҗабикәләр өчен хезмәт хакы бирелә?

Россия яңалыклары тасмасында атна башында күңелле хәбәрләр дә күренгәли. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалауда нәтиҗәле дип саналган «Авифавир» даруын кулланышка кертергә җыена. Россияле белгечләр бу дару организмдагы куркыныч вирусны дүрт көндә юк итә дип раслый.

Дөрес, бу яңа дару түгел, японнарның фавипиравир дип аталган даруның тиңдәше генә. Ул даруны бары тик японнарга гына җитештерергә рөхсәт итүче патентның срогы үткән ел ук чыккан икән. Россиянең «ХимРар» компаниясе беренчеләрдән булып фавипиравирның аналогын җитештерүне җайга салган һәм хәзер инде безнең табиблар аны файдалана башлаячак. Мәскәү «Авифавир»га нигезләнгән дәваны бик нәтиҗәле дип санаса да, японнар алай ук файдалы дип исәпләми. Ләкин Япониядә дә ул коронавируска каршы кулланыла. «ХимРар» даруны тулысынча үзе җитештерә, бер матдәсен дә читтән сатып алмый икән. Шулай булгач, дефицит булмас һәм нәтиҗәлелеге дә тулысынча расланыр дип өметләник.
Фармацевтлар безне куркыныч чирдән арындыру өчен тырышса, Жириновский җитәкләгән ЛДПР партия­се соңгы көннәрдә Дәүләт Думасына яңа канун проекты кертеп сөендерде. Жириновскийчылар хуҗабикәләргә хезмәт хакы түләү кертмәкче. Әгәр аларның тәкъдиме законга әйләнсә, бала карап, өй җыештырып, ашарга пешереп өйдә утыручыларга минималь хезмәт хакы размеры күләмендә акча түләячәкләр. Бу – 12130 сум акча дигән сүз. Мондый пособиене гаиләнең бер генә әгъзасы алыр дип фаразлана. Байлыгы болай да җитәрлек дип саналган гаиләләргә ул бирелми. Гаиләнең җан башына кереме төбәктәге яшәү минимумыннан ике тапкыр ашып китсә, ярдәмгә өмет итеп булмаячак. Канун проект дәрәҗәсен узып кабул ителсә, 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер иде.
Бүгенге эшсезлек арткан, бизнес һәм кешеләр кризистан интеккән чорда, мондый пособие бик күп гаиләләрне ачлыктан һәм бөлгенлектән коткара алыр иде, билгеле. Товарларга ихтыяҗны арттырып, эшмәкәрләрнең хәлен дә җиңеләйтер, икътисад тәгәрмәчен әйләндерүгә дә булышыр иде. Кайбер илләрдә андый ярдәм бар. Ире эшләгән хезмәт хакының 70 процентын хатынына да түләүче дәүләтләр билгеле. Әмма дә ләкин Россия шартларында андый канун кертелүгә шанс бик кечкенә. Бары тик «Гадел Россия» партиясе генә ЛДПР тәкъдимен карарга әзер булуын белдерде. Өстенлеккә ия булган «Бердәм Россия» якларга ашыкмый. Хәтта коммунистлар да аның кабул ителәчәгенә шик белдерә. Шулай булгач, ЛДПР тәкъдиме пропаганда трюгы гына булып, һавада эленеп калыр, мөгаен. Андый тәкъдимнең булуы гына да күңелле. Өмет иң соңыннан үлә, диләр бит.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү