Түбән Кама «Артек»лы булды

«Балачакта ике тапкыр лагерьда ял иттем. «Артек»та да булдым. Анда, әлбәттә, әйбәт, әмма сездә барыбер кәттәрәк». Татарстан Президенты Түбән Кама районында «Артек» халыкара балалар үзәге филиалына әйләнәчәк «Кама» үзәгендә ял итәргә әзерләнүче балалар белән аралашканда шулай диде. 

Кичә Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага сәфәре барышында «Кама» балалар үзәгендә булды. Аны 1970 елда ук төзегәннәр, хәзер исә үзгәртеп корганнар. Элек аның мәйданы 5,6 гектар булса, хәзер 14,35 гектар мәйданны били. Биредә йокы корпуслары, уен, спорт һәм ял мәйданчык­лары урнашкан. Лагерь 168 урынга исәп­ләнгән (4 йокы корпусы белән). Биредә умырткалыгында төрле чирләрдән интегүче балалар өчен дә урыннар булдырылган. Лагерьда коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медикларның балалары беренчеләрдән булып ял итәчәк.
Хәзер исә Түбән Камадагы үзәк «Артек» халыкара балалар үзәгенең алты филиалыннан берсенә әйләнәчәк. Татарстан Хөкүмәте белән «Артек» оешмасы арасында шул хакта килешү төзелде. Безнең яктан килешүне вице-премьер Ләйлә Фазлыева имзалады.
Татарстан Президенты җәйге ялны оештыру буенча фикер алышуда да кат­наш­ты. Рөстәм Миңнеханов балаларның ял урыннарын әзерләгәндә санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алырга кушты. Иң мөһиме – балаларның сәламәтлеге, диде ул. Быел Татарстанда җәй көне лагерьлар һәм савыктыру үзәкләрендә 218 мең бала ял итә алачак. Моның өчен республика бюджетыннан 1 миллиард 615 миллион сумнан артыг­рак акча бүлеп биреләчәк.
– Татарстанда балалар һәм яшьләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру – өстенлекле бурычларыбызның берсе. Шуңа күрә балаларның ялы өчен яңа урыннар булдыру һәм искеләрен ремонтлау, шул исәптән, ТАССРга 100 ел тулу программасында да мөһим урын алды, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент районга эшлекле сәфәре кысасында «Красный Ключ» бистәсендә дә булды. Биредә ул күпфатирлы торак йортның ишегалдында төзекләндерү эшләре белән танышты. Быел бистәдә өч территория «Безнең ишегалды» респуб­лика программасына кертелгән. Барлык өч ишегалдында да төзекләндерү эше башланган инде. Халык җәяүлеләр өчен яңа сукмаклар, ял зоналарын булдыруны сораган.
Татарстан Президенты эшнең сыйфатына аерым игътибарын юнәлтте. «Катлаулы вазгыять урнашуга карамастан, халык өчен кирәкле барлык программаларны саклап калуга ирештек. Ишегалларын төзекләндерү – зурлыгы ягыннан моңарчы күрелмәгән проект», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ишегалды белән танышу барышында җирле халык белән аралашты. Республика җитәкчесенә «Безнең ишегалды» программасы өчен рәхмәт әйттеләр.
Рөстәм Миңнеханов «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысасында каланың Шинниклар проспектын капиталь төзекләндерүнең барышы белән дә танышты. Биредә 6 полосалы юл, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары, велосипедчылар өчен сукмак­лар булдыру планлаштырыла. Әлеге объектка барлыгы 365 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзекләндерү эшләре быел октябрь аенда төгәлләнергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада алты бала тәрбияләп үстерүче Гөлчәчәк Шәмгуновага «Ана даны» медален тапшырды. Шәмгуновларның ике улы һәм кызы Президент кулыннан «Кама» үзәгенә юллама алды.


Фикер өстәү