Әнис Галимҗанов Конституциягә төзәтмәләр турында: “Прогресстан куркырга кирәкми, аннан файдалана белергә кирәк”

Әнис Галимҗанов, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы мөдире Конституциягә төзәтмәләр турында:

Төп Закон тарихында беренче тапкыр  мәгълүматһәм элемтә технологияләре, ясалма интеллектны үстерү, цифрлы  шәхси белешмәләрнең куркынычсызлыгы турында исәпкә алына. Илнең фәнни-технологик үсешен дәүләт ярдәме белән тәэмин итү,  фәнни куәтне саклау һәм үстерүбезгә нәрсә бирәчәк? Бу хакта КФУның  билингваль һәм цифрлы  белем бирү кафедрасы мөдире Әнис Галимҗановның фикерен белештек.

Конституциягә фәнне үстерү, ныгыту мәсьәләләрен кертү дәүләтнең әлеге өлкәгә каратаигътибарын күрсәтә, аның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Кешеләр дә моңа игътибар итә башлаячак.  Төрле хорафатлар, ышанулар фәннең дәрәҗәсен төшерде. Мәгълүмат технологияләрен, ясалма интеллект турында Конституциядә беркетү бер баскыч булыр. Бүген компьютер, телефоннар балаларны бозып бетерә дигән фикер яши. Китаплар кешене боздымы соң? Заманча техник казанышлардан курыкмыйча, аны  үзебезнең максатларда кулланырга өйрәнергәкирәк.  Хәзер компьютер аша  татарча укыргабула, менә әле Китап” радиосын тыңлыйм. Ул бары гаджетларда гына бар.  Концертларны онлайн тыңлыйбыз, укучыларга бүгенге вазгыятьтә дистанцион рәвештә белем алырга туры килде. Компьютер, телефоннар булмаса, боларның берсен дә тыңлап булмый бит. Тагын шунысы бар: бу прогресс вакытында татар булып калырга кирәк. КФУда математика, физика һәм башка фәннәрне укыту буенча татарча төркемнәрбулдырылды. Студентлар белән рәхәтләнеп, татарча программалаштырырга өйрәнәбез.  Быел  биология-инглиз,  математика-инглиз телләре буенча төркемнәр туплыйбыз. Әлеге яшь белгечләр күптелле мәктәпләрдә белем бирәчәк.

Сәрия Мифтахова  

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү