Дамир Фәттахов бүген татарстанлыларның сорауларына җавап бирә

Бүген 14.00 сәгатьтә яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирә.

Бүген – 2 июньдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә онлайн-форматта республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

– Быел җәйгә Татарстанда яшьләр өчен нинди планнар каралган?

– Республикада яшьләр өчен нинди мөһим проектлар тормышка ашырыла?

– Яшьләр сентябрь аенда узачак муниципаль сайлауда ничек катнашачак?

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әнә шушы һәм башка мөһим сорауларга җавап бирәчәк.

  #ТатарстанОнлайн программасы 2 июнь көнне 14.00 сәгатьтә  Татарстанның Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендәге һәм YouTube платформасындагы рәсми төркемнәрендә башлана.

Катнашу өчен сылтамалар:

https://vk.com/video-85877975_456241357

https://ok.ru/live/2706623831734

https://www.youtube.com/watch?v=Z-PtaiuhV5I


Фикер өстәү