Түбән Кама табиблары: «Артка чигенергә ярамый»

Пандемиягә каршы көрәшнең алгы сызыгында торучылар, әлбәттә, табиблар. Түбән Кама шәһәре госпиталендә эшләүче медиклар гаиләләреннән аерым яшәргә мәҗбүр. «Нефтехим» оешмасы җитәкчелеге булышлыгы белән алар «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда яши. 
Медицина хезмәткәрләренең беренче эш сменасы иртәнге сигездә башлана һәм 12 сәгать дәвам итә, икенчесе кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр. Шушы унике сәгать дәвамында алар махсус костюмнан, рес­пираторлы битлек һәм перчаткалардан эшли, бер сәгать ял бирелә.
– Иң мөһиме, балаларыбыз авырмасын. Сәламәт пациентларга чир йоктырмас өчен үзебезгә дә сак булырга кирәк. Моның өчен барлык шартлар да бар: респиратор, бер тапкыр кие­лә торган сак костюмы, дезинфекция чаралары, – ди Түбән Кама районы үзәк хастаханәсе баш табибы Габибулла Әхмәтов.
Бүген «Юность» лагере – кырык медицина хезмәткәре өчен вакытлыча яшәү урыны. Алар бер блокка урнаштырылган, бер бүлмәдә ике кеше. Кирәк була калса, тагын бер корпусны әзерләү мөмкинлеге бар.
– Әлегә авыр хәлдәге авырулар юк, шулай да уяу булу зыян итми, бүгеннән үк саклык чаралары күрелә, – ди баш табиб.
Лагерьда вакытлыча яшәргә рөхсәт бирү, анда тиешле шартлар тудыруны «Нефтехим» җәмгыяте җитәкчелегенең табибларга рәхмәте дип кабул итәргә кирәк. Авыр хезмәт көненнән соң ял итү өчен биредә барлык уңайлыклар каралган: лагерь табигать кочагында урнашкан, димәк, саф һавада йөрергә мөмкин, көненә дүрт тапкыр тукланалар, wi-fi эшли – туганнар белән интернет аша элемтәдә торалар. Табиблар лагерьдагы яшәү шартларыннан канәгать.
Табибларның кайберләре шәһәргә эшкә үз теләге белән килгән. Мәсәлән, Абдуҗаббар Гафуров. Ул Кама Аланы бистәсендә участок терапевты булып эшләгән, бүген исә түбәнкамалыларны дәвалый.
– Бераз уйланып йөргәннән соң, баш табибка коллегаларыма ярдәм итәргә теләвемне әйттем. Бу – минем һөнәри бурыч, гомумән, табибларның изге миссиясе, – ди ул.
– Махсус костюмнан эшләү җиңел түгел, чөнки тирләтә. Алты сәгать аяк өстендә булырга туры килә, шуннан соң бераз ял бирелә, аннан кабат эшкә тотынабыз. Кулларга сөял чыкты, кырылган урыннар да бар, смена азагына хәтта зәңгәрләнә башлыйбыз, – дип сөйли дезинфектор Валентина Сираева.
– Чыннан да, медиклар сыгылган лимон хәлендә кайтып егыла. Химиклар да эш сменасында шул дәрәҗәдә йончымыйдыр. Бик җаваплы һәм авыр хезмәт бу. Моның өчен кеше үзен рухи яктан әзерләргә тиештер дип уйлыйм. Авыру янына кергәндә, аның белән аралашканда үзең дә чир йоктырырга мөмкин булуыңны аңлаган хәлдә эшләү читендер, билгеле, – ди лагерь директоры Сергей Храмов.
Әйе, коронавирус медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсен күтәрде. Ару-талуга, кыенлыкларга, кайчакта гомерләрен куркыныч астына куюга карамастан, алар бүген инфекциягә каршы көрәшә. Моны күрү һәм тиешле хөрмәт күрсәтү – безнең бурыч. Әнә шуны истә тотып, шәһәр җитәкчелеге аларның вакытлыча яшәү урынында булып, ихтирам хисләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Ә алар битлек астыннан елмая, тыйнак кына үз-үзләрен алкышлый. «Куркыныч түгелме?» – дигән сорауга, шәфкать туташлары, табиблар, кече медицина хезмәткәрләре беравыздан: «Бу – безнең хезмәт», – дип җавап бирә. Авыруга ярдәм итү, мөгаен, аларның канындадыр. Фәридә Гыйльманова – табиблар династиясеннән. «Авыруларыбызның барысының да терелүен телим. Бу көннәрне, вирус турында бөтенләй онытыр­га иде. Әлбәттә, ул инде тарихка кереп калачак», – ди инфекция бүлеге табибы Фәридә ханым.
Вируска каршы көрәшкә чыгучылар арасында яшьләр дә бар. Студент кыз Алисә Сәлахова, мәсәлән, хирургия бүлегендә практика уза башлаган, ә инде катлаулы хәлләр килеп чыккач, госпитальдә санитарка булып эшләргә ризалыгын бирә.
– Яшермим, җиңел түгел. Костюм «суламый», битлек тә тирләтә, смена азагына хәл тәмам бетә, – ди ул. – Тик артка чигенеп булмый, ярамый чөнки.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү