Тавыш бирү куркыныч булмаячак: коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен махсус чаралар күреләчәк

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча ил күләмендә тавыш бирүгә актив төстә әзерләнә. Билгеле булганча, тавыш бирү 1 июльдә узачак. Президент Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме белән онлайн киңәшмә үткәргәннән соң бу җәһәттән тиешле Указга кул куйды.

Тавыш бирү катлаулы эпидемиологик шартларда узу сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, аңлашылганча, махсус чаралар күреләчәк. «Төп бурыч – инфекция таралуны булдырмас өчен тавыш бирүдә катнашучыларны үзара элемтәгә кертмәскә тырышу, – дип белдерде киңәшмә барышында Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. – Без төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн дәвамында башлангыч тавыш бирүне үткәрергә тәкъдим итәбез. Сайлау участокларында кешеләрнең күпләп җыелуыннан котылу мөмкинлеге бирәчәк бу».
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе дә тавыш бирүне ачык һәм халык сәламәтлеге өчен куркынычсыз итеп үткәрергә җыенуын белдерде.
– Татарстанда тавыш бирү барышында сайлаучыларга да, сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә дә куркыныч янамасын өчен барлык саклык чаралары күреләчәк. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә яңа коронавирус инфекциясе буенча тест үткәрү мәсьәләсе карала. Россия Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сәүдә министрлыгы сайлаучыларны барлык саклану чаралары белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып бара. Бу – мөһим адым, – ди Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча, коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр турында тавыш бирүне үткәрү буенча «Роспотребнадзор» белән Үзәк сайлау комиссиясе махсус рекомендацияләр әзерләгән иде. Документта барлык иминлек чаралары күрсәтелгән.


Фикер өстәү