Коронавирустан прививка ясый башлау вакыты билгеле булды

Көз көне ил күләмендә коронавирустан массакүләм төстә прививка ясый башлаулары ихтимал. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Хөкүмәттә узган брифингта шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Вакцина эшләү тулы көченә бара. Без инде нәтиҗәләрне дә көтәбез. Белгечләр әйтүенчә, бу эш уңышлы килеп чыккан очракта инде көзен үк массакүләм төстә вакцинацияне башлап җибәрергә мөмкин булачак, – дигән вице-премьер. – Әмма әлегә безнең барыбызга да инфекция таралу куркынычын исәпкә алып яшәргә өйрәнү кирәк булачак”.
Моңа кадәр Федерация Советында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, хәзерге вакытта илдә 14 лабораториядә яңа коронавирус инфекциясеннән 47 төрдәге вакцина эшләнә. Галимнәр, шул исәптән, йогырт рәвешендәге, борынга тамызыла торган тамчылар рәвешендәге вакциналар уйлап чыгарган.


Фикер өстәү