ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» проекты старт алды

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» уникаль проекты старт алды. Аны республика блогерлары берләшмәсе һәм «К9»коммуникацион агентлыгы башлап җибәрде.

Видеоогид йөз спикерны, нигездә, төрле өлкәләрдә танылган эшлеклеләрнең, аларның республикада яраткан урыннары турында хикәяләрен берләштерә.

Проект социаль челтәрләрдән файдаланучыларны республиканың уникаль урыннары белән таныштыруга, ТАССР тарихының мөһим эпизодларын искә төшерүгә һәм төбәкнең ничек үсүен һәм үзгәрүен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Блогерлардан тыш, проектның спикерлары иҗтимагый фикер лидерлары, танылган артистлар, музыкантлар һәм спортчылар, шулай ук гади татарстанлылар булачак. Алар көн саен өч ай дәвамында республиканың әһәмиятле урыннары турында сөйләячәк.


Фикер өстәү