Мәскәү Сабантуе 2020 елның 4 июлендә онлайн-форматта узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.
4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачыларга милли көрәш, халык уеннары, эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы, милли маркет, аш-су мастер-класслары, шулай ук танышу һәм яшьләр проектлары өчен виртуаль киңлек, уникаль контент, интервьюлар һәм дөньяның төрле төбәкләреннән турыдан-туры трансляцияләр тәкъдим ителәчәк.