Онлайн өмә:җиңүчеләр бүләк көтә

Быел Татарстанда чистарту икеайлыгы гадәтләнгәнчә
узма­ды. Барысына да шул вирус сә­бәп­че. Күпләп җыелырга
яра­маса да, эшләргә теләге булган кешеләр җаен тапты.
Әле алай гынамы, «Экояз-2020» бәйгесендә катнашып, җиңү дә яуладылар. Бу хакта Татарстан­ның экология һәм табигый ресурслар минис­т­ры
Александр Шадриков сөйләде.
– Икеайлык барышында республикада табигатькә зыян салуның 3131 очрагы теркәлде. Узган ел 6730 иде. Быел штрафлар күләме дә былтыргыдан өч тапкыр кимрәк: 5,3 миллион сумны тәшкил итә, – диде министр.
Штрафларның аз булуы экологларның тиешенчә эшли алмавына да бәйле икән. Әйтик, коронавирус сәбәпле, күп кенә рейдлар уздырылмый калган. Инде хәбәр иткәнебезчә, экологлар чистарту икеайлыгы вакытында халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп кенә рейдка чыктылар.
Аралашулар, очрашулар, өмәләрдән тыелып торсалар да, юл кырыйларын тәртипкә китерү, чистарту эше тукталмаган.
– Аерым рәхмәтемне транспорт һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә җиткерәсем килә. Алар тырышлыгы белән юл буйларындагы каты көнкүреш калдыклары җыелды. Чистарту икеайлыгында барлыгы 156 мең кеше катнашты. Полигоннарга 500 мең кубометр калдык чыгарылды, 1 миллион 200 меңнән артык агач утыртылды, – диде министр. – Казанның Хезмәт проспекты янәшәсендәге Нокса буендагы тиешсез урынга ташланган чүплекнең хуҗасы табылды. Әлеге урын «Капитал Траст Инвест» оешмасыныкы икән. Хәзер аларга законсыз чүплек өчен җавап тотасы була. Исегезгә төшерәбез: табигатькә зыян салган физик затларга – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф каралган. Сулыкларны пычраткан, тиешсез урында җир казыган өчен дә штраф салалар. Су коену сезоны башлану белән машиналарга да «ау» ачылачак. Министр урынбасары Фаяз Шакиров сүзләренчә, кешене штраф белән генә куркыту дөрес эш түгел. Әмма башкача булмый.
– Республика халкы экология мәсьәләсенә җитди карасын иде. Без район хакимиятләренә сулыкларга илтүче юлны ябып куярга кушарбыз. Чүп үзеннән-үзе бар­лык­ка килми. Димәк, кешеләр үзләре пычрата. Табигатьне бергәләп сакласак кына, нәтиҗәсе булачак, – ди ул.
Александр Шадриков әйтүенчә, республика районнарында ел саен тиешсез урынга ташланган чүплекләрне бетерү өчен 25 миллион сум акча тотыла икән. Быел экологиягә зыян салган 20 эш район прокуратураларына җибәрелгән, 6 җинаять эше ачылган. Министр тирә-якны пычратучыларның эзенә төшәргә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт әйтте.
– Чистарту икеайлыгы башланганнан бирле халыктан 1507 мөрәҗәгать килде. Онлайн форматка күчеп, балалар өчен төрле бәйгеләр ясау уңышлы килеп чыкты. Катнашучылар күбәйде. Бер ай эчендә 1200 эш җибәрделәр, – ди министр.
Балалар рәсем ясаса, «Экояз-2020» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр, урамнарны җыештыруларын фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырды. «Иң-иң»­нәрен бүләкләячәкләр. «ВТ» хәбәрчесе «Иң яхшы гаилә» номинациясендә беренчелекне алган Кузьмичевлар белән элемтәгә керде.
– Алексеевск районының Ямкино авылына кайтып яши башлавыбызга 9 ел гына әле. Бу – иремнең авылы. Без – кайчандыр, бәхет эзләп, читкә киткән кешеләр. 40 ел Суздаль шәһәрендә яшәгәч, туган җир тартып кайтарды, – ди Евгения Кузьмичева. – Бәйгедә җиңгәнебезне иремә шалтыратып әйткәннәр. Җирлек башлыгы Надежда Пет­ровна күреп, бәйгедә катнашырга кыстамаган булса, безнең барлыкны беркем дә белмәс иде. Без биш йортлы авылда яшәп ятабыз. Кайткач та, авылны матурларга керештек. Ирем бөтен үләнне чапты, өй тирәсен чистарттык. Авылга кешеләр кайтып йөрсен дип тырыштык.
Тирә-якны матурлагач, оныклар өчен дип, алар урамда парк төзиләр. Ире Анатолий үз куллары белән нинди генә сыннар ясамаган. Барысы да авылга юл ябылмасын өчен эшләнә. Оныклар да әби-бабай янына кайтырга ашкынып тора икән.
– Безнең тырышлыкны күреп алып, республика дәрәҗәсендә билгеләп үткәннәр икән, рәхмәттән башка сүз юк. Безгә бүләге дә мөһим түгел. Авылда җаныбыз ял итә. Оныклар да шат! Ә аларның шат елмаюларын бернигә дә алыштырып булмый, – ди Евгения Кузьмичева. Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү