«Кошка рәхмәт инде: тагын әйтеп багасы килеп китте»

Беркөнне дустым белән дачага җыендык. Машина янына чыксам, түбәсендә – уч төбе хәтле җәелеп, агарып каткан кош тизәкләре. «Машинаны тагын юасы була инде», – дип, культурно гына сүгенеп куйдым. Дустым тынычландырган була: «Машинага кош кәкәй итсә, акчага ул», – ди.

– Әйе, акчага, – мәйтәм, – бүген иртән фатир өчен тугыз меңнән артык күчердем, әле хәзер юл уңаеннан ким дигәндә мең сумлык бензин саласы бар.
Кузгалып киткәч тә, юл буе диярлек машинаны пычраткан кошны сүгеп бардым. «Минеке белән янәшә торган машиналар чип-чиста, нигә минекенә генә кәкәй итә соң болар?» – дип сөйләндем.
– Очып барган көйгә ничек синең машинага туры китерә диген, ә? Бәлки, кошлар зәңгәр төсне яратадыр, күк йөзе дә зәңгәр бит, – дип, фәлсәфәгә бирелә дустым.
– Ак машинада да, карасында да йөрдем, кошлар барыбер үз тамгаларын калдыра иде.
Дачага барып җиттек, чәй куйдык. Шулвакыт редакциядән шалтыраталар.
– Риман абый, котлыйбыз!
– Нәрсә белән? Ни бәйрәм, ни праздник түгел бит.
– Ишетмәдеңмени?
– Нәрсәне?
– «Ел китабы» бәйгесендә синең «Әйтеп кенә бактым» дигән китабың кызыксындыру премиясенә лаек булган бит. Безнекеләр бик шаулый инде, ураза беткәч, Риман абый эшкә чыга микән, диләр.
Дөресен әйткәндә, көтелмәгән хәбәр иде бу. Чөнки минем бәйгегә дип китап биргәнем булмады, ул хакта бер-бер уйның башыма да кергәне юк иде. Хезмәттәшләрем исә белмәмешкә салыша дип уйладылар булса кирәк: «Андый нәрсәне яшерергә ярамый», – дип үпкәләгәндәй иттеләр. Ә мин нигәдер машинамны үз иткән кош турында уйлый башладым. Шуны учларыма утыртып рәхмәт әйтәсе, Тукай сүзләрен көйгә салып: «Курыкмагыз, кошлар, сез күреп, яныгызда мин барын. Мин тимим сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын…» – дип, кычкырып җырлыйсылар килеп китте. Ырымнарга ышанычым да арта төште. Дустыма: «Вәйт, халык әйтсә, хак әйтә шул ул», – дигән булам. Әй, дивана да инде үзем, канатлы дус­ка үпкәләү дигәннәре бетте. Алай гына да түгел, кошларның, кош тизәкләренең файдасы турында уйлый башладым. «Санитарлар», «кош тизәге – әйбәт ашлама» дигән сүзләр искә төшеп китте. Үсмер чакта кош тизәген самогонга кушулары турында да ишеткәнем бар иде, янәсе, тизрәк җүләрләндерә икән ул. Әстәгъфирулла!
Моннан соң канатлы дусларыбызны тагын да яратырмын, карга, козгын тавышлары да сандугач сайрауларын хәтерләтмәгәе әле. Машина түбәсендәге уч төбе хәтле берничә тап күңелне тәмам кузгатты да куйды бит, әй!
Инде җитдирәк сүзгә күчсәк, бәләкәй генә иҗатыма игътибар иткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе һәм… тагын әйтеп багасы килеп китте.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү