Нефть чоры дәвам итә: дүртенче миллиард тоннаны чыгару да каф таулары артында түгел

Татарстан тарихы, сугыш чорларыннан башлап, нефтькә аерылгысыз бәйле. Республикабыз индешул чордан ук эзлекле төстә экспорт-чимал сәясәтеннән икътисадның инновацион үсешенә күчү стратегиясен тормышка ашыра. Бүген сәнәгать продукциясенең 60 проценттан артыграгы нефть чыгару, эшкәртү һәм нефть продукциясенә туры килә. Алар республиканың икътисади үсешендә төп этәргеч көч булып санала.

«Җиңел» нефть тәмам

Татарстанның нефть сәнәгате тарихы 1941 елдан башлана дип санарга мөмкин: бораулау эшләренә ашыгыч төстә шул чорда керешәләр. 1943 елның 25 июлендә Шөгер авылы тирәсендә, республика тарихында беренче тапкыр, сәнәгать масштабында нефть суыртып алына. 1948 елда Ромашкино нефть чыганагы ачыла (сүз уңаеннан, бүген ул дөнья күләмендә иң зур ун чыганак исәбенә керә). 1950 елда «Татнефть» берләшмәсе оештырыла.

Шулай итеп, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә кыска гына вакыт эчендә бик зур җитештерү, төзелеш көчләре барлыкка килә. Берничә ел эчендә ул якларга 100 меңгә якын кеше килеп урнаша. Әкренләп республиканың бөтен көньяк-көнчыгышы үзгәрә, матурая. Яңа шәһәрләр, эшчеләр бистәләре калкып чыга.

1956 елда «Татнефть» Советлар Союзында җир маен суырту буенча беренче урынга чыга. 60 нчы елларда Татарстан илдә бөтен нефтьнең өчтән бер өлешен чыгара. Татарстан нефте илгә икътисадны үстерү, артта калган төбәкләрдә тормыш сыйфатын яхшырту өчен гаять зур мөмкинлеләр  тудыра.    

1975 елда республикада «кара алтын» табу буенча еллык максималь күрсәткечкә ирешәләр103,7 миллион тонна нефть чыгарыла. Әмма рекордлар чоры берникадәр вакыттан күрсәткечләр кимү чорына алышына. Бу хәл җир асты катламнарының «төпсез кое» түгеллеген – җиңел чыгарыла торган нефтьнең бетүен күрсәтә. Әмма фән һәм яңа технологияләр ярдәмгә килеп, авыр чыгарыла торган нефть суырту эше башланып китә. Хәзерге вакытта Татарстан нефтьчеләренең тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә кулланыла.

Өченче миллиардтан дүртенчесенә

2007 елда Татарстанда өч миллиардынчы тонна нефть чыгаруның билгеле бер этапка әйләнүе матуртүгәрәк саннар гына түгел. Шул чордан башлап, «кара алтын» суырту күләме елдан-ел арта.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Әлмәттә өч миллиард тонна нефть чыгару хөрмәтенә куелган монументны халык саны күп булган кечкенә генә территориядә җир маен гаять зур күләмдә чыгаруга ирешкән берничә буын нефтьчеләренең моңарчы күрелмәгән хезмәт батырлыгы символы буларак бәяләде. «1943 елдан башлап, нефть республиканың тормыш рәвеше булып тора, – диде ул. – Нефтьчеләр бөтен җирдә яңа торак йортлар, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният корылмалары рәвешендә зур истәлеккалдыра. Нефть, чыннан да, Татарстанда яшәүчеләр мәнфәгатьләренә эшли башлады».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, нефть тармагы әле тагын бик озак еллар икътисадның этәргеч көче булып торачак. «Илдә «җиңел нефть» дәвере тәмам, Татарстанда нефть чыгару фәнни казанышларны һәм интеллектуаль процессны торган саен күбрәк таләп итә», – диде ул.

Бүген дүртенче миллиард тонна нефть чыгаруда каф таулары артында түгел дип сөйлиләр. Ә фән биш миллиард тоннаның да хыялда гына калмаска мөмкинлеген күрсәтә. Моның өчен яңа технологияләр генә кирәк.

«Иске» чыганакларны эшкәртүнең катлаулануы нефтьчеләрне яңа мөмкинлекләрне активрак эзләүгә этәрә», – ди «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов. Бу юлда ул төп этәргеч көч буларак «акыллы» нефть чыганаклары, компьютерда модельләү ысуллары белән беррәттән«дүртенче индустриаль революция»не дә атый.  Ни генә булмасын, «Татнефть» үзенең бөтен производствосын санлаштыруга күчерү юнәлешеалды.

Скважинадан бензин колонкасына кадәр

Республика элек-электән нефть тармагында аксабрак килүче буынны – нефть эшкәртүнебулдыруга омтыла. Ниһаять, 2002 елда Түбән Кама нефть эшкәртү заводы елына 7 миллион тонна нефть (эшкәртү дәрәҗәсе – 46%) эшкәртә башлады. Заводка «ТАИФ-НК» дигән исем бирелде. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткечләрне арттыру планлаштырыла. Планнар тормышка ашкан очракта елына 9,15 миллион тонна нефть эшкәртелергә, эшкәртү дәрәҗәсе исә 98,5 процентка җитәргә тиеш.

2011 елда  «Татнефть» Түбән Камада бөтенләй яңа нефть эшкәртү заводын – ТАНЕКОны эшләтә башлады. Ул совет чорыннан соң иң зур нефтьэшкәртү проектына әйләнде. Биредә иң заманча технологияләр, иң ышанычлы җиһазлар кулланыла.Шуның белән беррәттән экологияне кайгырту буенча зур эшләр башкарыла. Монда инде нефть максималь дәрәҗәдә – 99 процентка эшкәртелә. 2019 елда заводта нефтьне беренчел эшкәртү буенча тагын бер җиһаз эшли башлады. Нәтиҗәдә нефть эшкәртү егәрлеге ике тапкыр диярлек артып, елына 15,3 миллион тоннага җитте.

«Татнефть» скважинадан бензин колонкасына кадәр эшләүче комплекс ул. Моның өчен компания 400 миллиард чамасы акча тотты. Чыгымнар аклана да инде – оешманың гомуми керемендә нефтьпродуктларыннан керем өлеше  40 процентка җитеп килә.

Гомумән алганда, республикада чыгарыла торган барлык нефтьнең өчтән ике өлеше эшкәртеләчәк. Шул ук вакытта аны калдыксыз эшкәртү турында сүз бара.

Төп өстенлекле юнәлеш – нефть химиясе

Нефть эшкәртүчеләрнең төп бурычларыннан берсе – нефть химиясе өчен ярымпродуктлар җибәрү. Шулай итеп, чимал сатудан котылып, эшкәртү тармакларына күчәләр. Бу исә Татарстан икътисадында стратегик максат.

Әлеге максат 20202024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча бишенче республика программасында төп өстенлекле юнәлеш буларак күрсәтелгән. «Модернизацияләү, югары технологияләр производствоны халкыбыз үз сәламәтлеге өченборчылмаслык итеп камилләштерү мөмкинлеге бирә», – ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда алтмышынчы еллардан башлап дөнья күләмендә бик көчле нефть химиясе комплексы эшли. Аның флагманнары – Түбән Кама Нефтехим» һәм Казан Оргсинтез»заводлары. Түбән Кама Нефтехим»да яңа олефин комплексын төзү, “Казан Оргсинтез»да этилен һәм полимерлар җитештерүне көчәйтү, «ТАИФ-НК»да «тирәнтен» эшкәртү комплексын булдыру бүген көндә «ТАИФ» җәмгыятенең иң әһәмиятле проектлары булып тора.

«Нижнекамсктехуглерод» заводында, Карпов исемендәге химия заводында, КВАРТта, «Нәфис Косметикс», «Татхимфармпрепараты», Казан синтетик каучук заводында системалы программалар булдырылган.

Ә «Татнефть» инде алдына яңа стратегик бурыч – үз чималы нигезендә газ-нефть химиясен үстерү бурычын куйды. Бу бизнесны диверсификацияләү, нефть бәясендәге тирбәлешләргә бәйле булмау һәм керемлерәк продукция җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. «Татнефть»нең шин предприятиеләре инде күптән Россиядә продукциянең сыйфаты һәм күләме ягыннан алдынгы сафларда бара. Илдә һәр биш шинның берсе Түбән Камада эшләп чыгарыла, шиннар иллеләп илгә сатыла.

Композитлар индустриясен үстерү ил өчен стратегик әһәмияткә ия. «Татнефть» бу юнәлештәдә актив эшли. Ул югары технологияле предприятиеләрдән кластер оештыру буенча Россиядә беренче юл яручыга әйләнде.

Ахыр максатка җитәргә

Татарстан – Россиядә полимерлар (полиэтилен, полистирол, полипропилен, поликарбонат, АБС-пластик) җитештерү буенча лидерлар сафында.Хәзер аларның 30 процентын үзебездә эшкәртеп, әйберләр җитештереп чыгару бурычы куелды. Бу эштә кече һәм урта бизнеска зур өметләр баглыйлар. Моның өчен махсус индустриальмәйданчыклар булдырыла. «Алабуга» махсус икътисади зонасы, «Кама Аланы» индустриальпаркы, Казанда «Химград» технополисы уңышлы гына эшли дә инде.

«Ахыр чиктә бик зур нефть химиясе үзәгеннән продукция җитештерүче бик зур әйләнә алачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Иминлек советының нефть-газ-химия комплексын үстерү мәсьәләсенә багышланган утырышында.

Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча 20152019 елларга исәпләнгән дүртенче программасының йомгакларынинди соң? «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин фикеренчә, күп кенә тармаклар үзләре өчен гадәти булмаган һәм, әйтергә кирәк, уңайсызрак шартларда эшли башлады. «Дөньяда көндәшлек көрәше арта, нефть башка энергия чыганакларына алыштырыла, әйләнә-тирә мохитне саклау нормалары кырыслана, пластик төргәкләү савытларына чикләүләр кертелә», ди ул. Рафинат Яруллин мондый шартларда нефтехимикларүзләренең специализациясен көчәйтергә, махсус химик товарлар, инженерлык максатындагы пластиклар, функциональ материаллар җитештерү юнәлешендә эшләргә тиеш дип саный.

1971 ел – Татарстанда беренче миллиард тонна нефть чыгарылган;

1981 ел икенче миллиард;

2007 елөченче миллиард.

2019 елда Татарстанда   36,63 миллион тоннаҗир мае суыртылган, шул исәптән «Татнефть»29,469 миллион тонна, кече нефть компанияләре 7,15 миллион тонна суырткан.

2019 елда Татарстан Республикасындауглеводород чималы эшкәртелгән:

ТАНЕКОда – 10,795 миллион тонна

ТАИФ-НКда – 8,3 миллион тонна.

Җитештерелгән барлык продукция:

7,7 миллион тонна дизель ягулыгы һәм автомобиль бензины,

1,5 миллион тонна пластик,

680 мең тонна каучук,

10 миллион шин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү