Казан БДБ илләре уеннарын көтә

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре уеннары Казанда сентябрьнең беренче декадасында үткәрелергә һәм коронавирус пандемиясеннән соң тәүге зур халыкара спорт чарасына әйләнергә мөмкин. Бу хакта Россия спорт ми­нистры Олег Матыцин белдергән. Ярышларга Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина командаларын көтәләр. Оештыру комитеты шулай ук башка илләрне дә уеннарга чакырырга мөмкин. «Уеннарда спортның 21 төре буенча 11 илдән 2,5 меңнән артыграк спортчы катнашачак. Россиянең катлаулы шартларда халыкара спорт ярышларын оештыра алуын күрсәтүче ачык үрнәк, пандемияне җиңү үрнәге бу», – дигән министр. Матыцин билгеләп үткәнчә, сентябрь ахырында илебездә тагын бер зур ярыш – авыр атлетика буенча Европа чемпионатын уздыру планлаштырыла.


Фикер өстәү