Грант откан авыл җирлеге башлыгы: «Бу хәбәрне зур бәхет дип кабул иттем»

Шушы көннәрдә Татарстанның 173 авыл җирлеге грант акчасын алачак. 1,5 млн сум алучы бәхет­леләр исемлегендә шәһәр тибын­дагы бистә булып формалашкан 3 җирлек тә бар.

«Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассо­циа­­циясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге акчаны җирлекләр матди-техник базаны ныгытырга, авылларга социаль инфраструктура объектларын урнаштыруга һәм аны төзекләндерүгә тота алачак. Әлеге бәйгедә катнашу­чыларга катгый таләпләр куела. Конкурста авылда яшәүче халык саны, бер кешегә туры килә торган салымлы һәм салымсыз керем күләме, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны, терлек башы, юллар төзеклеге һәм хәтта авылда кылынган җинаятьләргә кадәр исәпкә алына.   

Мәгълүм булганча, 2018 елга кадәр әлеге ярдәм чарасының күләме азрак – 1 млн сум иде. 2019 елдан исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән грантның күләме 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Шушы елдан ук әлеге ярдәмгә административ үзәк булып саналмаган шәһәр җирлекләре дә дәгъва кыла ала башлады. Аларга 2 млн сум грант бирелә.

Бәхетлеләр арасында Азнакай районының Урманай авыл советы да бар. Әлеге җирлеккә ике авыл керә. Җирлек башлыгы Айдар Закиров әйтүенчә, грант акчасына трактор сатып алырга планлаштыралар.

– Беренче вакытларда тракторны кышын кар чистартырга файдаланачакбыз. Печән чапкычын, мөмкинлеккә карап, бераздан аласы булачак. Әлеге конкурста беренче тапкыр катнаштык. Булыр дип көтмәгән дә идем. Җиңүебезне белгәч, бик шатландым, әлбәттә. Зур бәхет итеп кабул иттем бу хәбәрне. Ә трактор авылга, чыннан да, бик кирәк иде. Үз «КамАЗ»ларына кадәр булган җирлекләр дә бар бит. Мондый трактор районда дүртәү генә иде. Менә бишенчесе бездә була инде. Беренче Май авылында гел буран безнең, чөнки ул тау башындарак урнашкан. Башка елларны шәхси хуҗалыктан техника сорап тора яки берәр оешмадан чакырта идек, тик алар үз җайлары белән генә йөри. Үз эшләре беткәч кенә, авылны чистартырга киләләр иде. Хәзер бу проблема да уңай якка чишелеш табар дип сөенеп йөргән көннәрем, – диде Айдар Закиров.

Мондый бәхет Биектау районының дүрт авыл җирлегенә тәтегән. Алар арасында Алан-Бәксәр авыл җирлеге дә бар. Ул биш авылны берләштерә. Җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, әлеге акчага су башнясын алыштырырга уйлыйлар.

– Райондагы башка җирлекләр трактор сатып алырга дип уйлыйлар. Ләкин безгә башня бик кирәк иде. Колхоз заманыннан калган су башнясы инде ул. Аны ел саен карап торырга туры килә. Бөтенләй эштән чыкса, сусыз калабыз, дип куркып йөри идек. Әлеге бәйгедә җиңүебезне белгәч, шунда ук нәрсәгә тотасыбызны хәл иттек. Район да ризалык бирде, – диде Зөһрә Гарифуллина.    

Ә карны авылда инвестор чистарта икән.

– Бу мәсьәләдә бернинди дә проблема юк. Егетләр әйтү белән үк килеп җитә, – ди ул.

Алан-Бәксәр авыл җирлеге моңа кадәр дә әлеге конкурста катнашып караган булган. Тик уңыш быел гына елмайган.

– Без бик шат. Су башнясын үз көчебез белән генә эшләп чыга алмаган булыр идек, әлбәттә. Ә бу конкурс акчасы зур эшкә юл ачты. Авылларга мондый ярдәм бик кирәк, – дип сөенечен уртаклашты Зөһрә
Гарифуллина.         


Ел дәвамында уздырылган бәйге барышында 898 авыл җирлеге ярдәм алуга ирешкән. Моннан тыш, 6 шәһәр җирлегенә бәхет елмайган.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү