Азат Гайнетдинов: «Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр безнең эшнең кирәклеген һәм әһәмиятен тагын бер кат искәртте»

Конституциягә комерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар эшчәнлегенә һәм гражданнар җәмгыяте буенча кертеләсе үзгәрешләргә карата Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдиновның фикерен  «ВТ» хәбәрчесе белеште.

– Безнең оешмалар дәүләт эшен башкара. Моңа кадәр эшебезне дәүләт дәрәҗәсендә күрүләрен бик теләдек. Шөкер, грантлар ярдәме белән без кайгырту тоеп яшәдек. Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр безнең эшнең кирәклеген һәм әһәмиятен тагын бер кат искәртте, – диде ул.

Азат Гайнетдинов фикеренчә, Төп Закон ил хөкүмәте каршында гражданлык җәмгыятьләре институтларына һәм коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга ярдәм итү максатын куя.

– Коммерцияле булмаган социаль  юнәлештәге оешмаларны дәүләт үз канаты астына алгач, тәртип булачак. Гел дәүләт оешмасы гына булсаң, читтән бернинди ярдәм кабул итеп булмый. Ә инде НКО очрагында без дәүләт ярдәмен дә тоя алачакбыз, иганәчеләр белән дә эшләп булачак. Безнеке кебек оешмаларга хәйриячеләрдән башка авыр булыр иде. Ниятебез – халыкка ярдәм итү. Уйларың дөрес булса, Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтә. НКОлар эшчәнлеген Конституция белән ныгытып куюны да могҗизага тиңлим, – ди ул. –  Минем сигез балам бар. Кешеләр шакката. «Син аларны ничек ашатасың?» – диләр. Кайчак мин түгел, алар мине ашата. Күпме генә сүккән булсак та, дәүләт безнең барыбызны да кайгырта. Әлбәттә, күктән төшкәнне көтеп ятып булмый. Эшләргә кирәк.


Фикер өстәү