Ярдәм янәшә: «йортсыз-ризыксыз калганнар «Приют»та ярдәм таба»

Арабызда баш очында түбәсе, ашарына бер телем икмәге булмаганнар бихисап. Алар кайда нинди ризык бар – шуны ашап, кайда җылы – шунда баш төртеп, җан асрарга мәҗбүр… Андыйларга Казанда «Приют» пунктында ярдәм күрсәтәләр.

Битараф булмаганнар урыны

«Приют» мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты инде ике ел эшли. Аны Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкиллек һәм Иҗтимагый палата ярдәмендә ачкан. Монда мохтаҗларга кайнар ризык ашаталар, бушлай кием-салым бирәләр, юридик ярдәм дә күрсәтелә. «Приют» сукбай-мохтаҗларны гына түгел, керемнәре аз булган әби-бабайларны да, яңа гына төрмәдән чыгучыларны да сыендыра. Пандемия вакытында андыйларның саны тагын да арткан. Биредә исә 40лап кешене яшәү урыны белән тәэмин иткәннәр. Беркемне дә кире бормыйлар.

− Пунктта 15ләп кеше эшли. Биредә яшәүчеләрнең 10ысы – инвалид, калганнары ярдәм итү пункты тирәсендәге эшләрдә дә катнаша, үзләре өчен эшли дә. Эшләп тапкан акчалары үзләренә кала. Мунчада ремонтны бетердек, ике парник куйдык, чәчәк, яшелчә үстерергә була, «бытовка»лар санын арттырдык. Һәрбер сукбайның кем икәнен дә белеп бетердек инде, − ди Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов.

«Бәхет булмас иде, бәхетсезлек ярдәм итте» дигән мәгълүм мәкаль бар бит әле, Азат әфәнде дә аны хәзерге вазгыятькә бик туры килә дип саный. Коронавирус сәбәпле мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан барлыкка килгән «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә дә иң беренчеләрдән булып бу үзәк кушыла. Ә бит пандемия башланганда «Приют»ның күп дигәндә бер атналык азык-төлек запасы гына булган… Бөтен оешмалар үз­изоляциягә киткән, ябылган чак. Мохтаҗларга кем булышыр? Нәтиҗәсенә исә сөенеп туймаслык: ике ай буе ризык белән тәэмин итмичә, ярдәм күрсәтмичә калган бер генә көннәре дә юк. Әле изге рамазан аенда ифтар ашларын тарату да оештырылган.

− Кешеләр берләште, тигезләште. Бу хәлләр бераз очыныбрак киткәннәрне урынына утыртты, җиргә төштек. Берәүләр бик баеп, кайсылары тормыш төбенә төшеп җиткән иде бит. Мохтаҗлар барлыгы турында уйлый башладылар. Әйтәләр инде, кече, урта бизнесны сакларга кирәк, диләр. Мин эчемнән генә: «Мохтаҗларга ярдәм итәргә, ашатырга кирәк», – дим. Ярый әле моны аңлап алдылар. «Ни белән булышып була?» – дип сорап, блогеры да килә, эшкуары да килә миңа. Менә Хәерби колхозы – ит белән, «Майский» яшелчәләр белән булышты әле, рестораннар артып калган ризыкларын алып килә. Булышучылар, Аллаһка шөкер, күп. Бер программист егет исә сайт ясауда ярдәм итәчәк. Үзем эшләтсәм, 600 меңгә төшә иде ул, сайт һәр бөртек дөгенең дә нинди максатта кулланылганын күрсәтеп торачак, − ди Азат Гайнетдинов. – Баен да, тормышның иң төбенә төшкән сукбаен да күрәм мин. Кайберәүләр безнең пунктка балаларын алып килә, шундый хәлдә калучылар барлыгын күреп үссеннәр, ди. Бу − дөрес тәрбия, дип саныйм.

Азат Гайнетдинов сөйләвенчә, үзәк «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте кысасында кешеләргә ярдәм итү өчен иҗтимагый оешмаларны, бизнес, хакимият һәм битараф булмаучыларны бергә туплап, бердәм эшләргә ниятли. Шул рәвешле географияне киңәйтү турында да әйтергә мөмкин. Сүз Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзәндә мондый ярдәм урыннарын булдыру турында бара. «Безнең халык ни генә кичмәде, ачлыгын да күрдек, сугышны да. Шуларны җиңгән халык бу бәладән генә сынармы?!» – ди җитәкче.

Язмышлар

Тормыш төбенә төшүнең сәбәпләре наркотик һәм хәмер генә түгел. Эш эзләп, чит шәһәргә күченеп китү һәм бәлагә юлыгу; гаиләдә низаглар килеп чыгу аркасында урамда яшәү; көтмәгәндә эшсез калу… «Приют»ны өйләре итеп кабул итүчеләрнең күпчелегенең язмышы да шундый…

Казан вертолет заводында эшләүче Елена Тагашева «Приют» турында очраклы рәвештә генә белгән: эштән кайтышлый, шәһәр урамында мәгълүмат баннеры күреп ала ул. Шул көннән монда ешрак йөри башлый.

– Авыр хәлдә калучыларны күрсәм, йөрәк әрни башлый. Хәлдән килгәнчә булышам инде. «Приют»тагы кешеләрнең язмышларын белгәч, ничек якын кешеңне өйдән куып чыгарырга була, дип уйлап куям, – ди ул.

Ялларда тагын «Приют»ка барырга җыена. «Әзерләп куйган кирәк-яракларны, китапларны тапшырасы бар. Соңгы баруым булмас, монысын төгәл беләм. Ничек тә ярдәмем тияр иде», – ди.

НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ БУЛА?

Мохтаҗларга ярдәм итү пунктының адресы: Казан шәһәре, Баруди урамы, 26 нчы йорт. «Приют» тәүлек буе эшли, һәрвакыт бер хезмәткәр кизүгә кала. «Приют»ка түбәндәге кирәк-яраклар белән булышырга мөмкин:

тиз бозылмый торган азык-төлек;

шәхси гигиена кирәк-яраклары;

балалар һәм олылар өчен кием-салым, аяк киеме (кулланылган, әмма начар хәлдә түгел);

уенчыклар;

көнкүреш техникасы;

урын-җир әйберләре;

савыт-саба яки акчалата ярдәм.

Элемтә өчен телефон номерлары:

(843) 225-10-65, 212-15-81, 8 (963) 124 63 86.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү