Экспертлар пандемия чорында Татарстанда яшәүчеләрнең үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте ничек үзгәрүе турында фикер алышачак

3 июньдә кичке сәгать 4тә «Волга» эксперт штабының онлайн-утырышы узачак. Экспертлар пандемия аркасында халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте ничек үзгәрүе турында фикер алышачак.

Интернет-кибетләр мәгълүматы: үз изоляцияләү режимының беренче атналарында халык өйдә физик күнегүләр ясау өчен спорт товарлары сатып алынган. Май аенда да шул ук хәл күзәтелгән. Россиялеләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда спорт товарларын алты тапкыр күбрәк сатып алган. Даруханәләрдә биологик актив өстәлмәләрне (БАД) сату 30% ка арткан.

Пандемия сәламәт яшәү рәвешен алып баруга этәргеч булганмы? Сәламәт яшәү рәвеше авырулардан чыннан да саклый аламы? Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең иң яхшы экологик стандартларга туры килүе дөресме? Һәм бу татарстанлыларга сәламәтрәк булырга ярдәм итәме? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча экспертлар «Волга» эксперт штабының чираттагы утырышында фикер алышачак.

Онлайн-дискуссиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов, ГЭОТАР-Медиа медицина нәшриятына нигез салучы, Гомумроссия халык фронтының сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый сәламәтлек өлкәсендә үзәк штабы эксперты Гүзәл Улумбекова һәм башка белгечләр катнаша.

Онлайн-трансляцияне биредән карап була:


Фикер өстәү