40 яшьтә туган көн уздырырга ярыймы?

40 яшьне уздырырга ярамый дигән имеш-мимешне һәрберебезнең ишеткәне бардыр. Янәсе, аны үткәрсәң, күңелсезлек килеп чыгачак. Моңа ышанып, күпләр бәйрәм итүдән тыелып тора. Чынлыкта ярыймы? Бу сорау белән Казандагы “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Дин китапларында аны үткәрергә ярамый дигән аңлатмалар юк. Бу – имеш-мимеш. Мондый хорафатларга ышанырга ярамый. Үзем 40 яшьлек туган көнемне үткәрдем. Аллага шөкер, сау-сәламәт, бернинди тискәре хәлләр дә булмады, яшәвемне дәвам итәм. Быел, алла бирса, 42 яшем тула, – дип җавап бирде хәзрәт.

Сәрия Мифтахова


40 яшьтә туган көн уздырырга ярыймы?” язмасына фикерләр

  1. Әс-Сәләәмү гәләйкүм, хәзрәт булган кеше «Аллага шөкер» дип түгел, «Аллаһка шөкер, Әлхәмдү лиЛләәһ!» дип әйтергә һәм безнең кебек наданнарны өйрәтергә тиеш!

Җавап Отменить ответ