Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең Татарстанда ничек үтәчәге мәгълүм булды

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика хакимиятенең Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү гадәти форматта узачагын әйтте.

Тавыш бирүдә коронавирус таралуны булдырмас өчен барлык шартларны да үтәләчәк дип ышандыралар.

— Хәзерге вакытта без тавыш бирүнең классик вариантын карыйбыз. Тавыш бирүне уздыру планында классик, әмма оештыру күзлегеннән санитар-эпидемиологик таләпләрне махсус үтәү рәвешендәге үзгәрешләр булачак, — диде брифингта Лилия Галимова.

Мәгълүм булганча, илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә билгеләде. Ул ил халкы өчен ял көне дип игълан ителде.


Фикер өстәү